Хәерле юлга, игенчеләр!
Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте - тиздән язгы кыр эшләре башлана. 2012 ел уңышының язмышы игенчеләребезнең уңышлы эшләүләренә бәйле. Евгений СТАРОВ Язгы кыр эшләре барышында район буенча 50 мең гектардан артык мәйданда дым каплатырга кирәк булачак. Барлыгы тәүлегенә 7 мең гектардан артык җир эшкәртә алучы 118 тырмалау агрегаты әзерләнгән....
Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте - тиздән язгы кыр эшләре башлана. 2012 ел уңышының язмышы игенчеләребезнең уңышлы эшләүләренә бәйле.
Евгений СТАРОВ
Язгы кыр эшләре барышында район буенча 50 мең гектардан артык мәйданда дым каплатырга кирәк булачак. Барлыгы тәүлегенә 7 мең гектардан артык җир эшкәртә алучы 118 тырмалау агрегаты әзерләнгән. Шулай ук 21130 гектарда көзге культуралар, 12959 гектар күпьеллык үләннәрне тукландырырга һәм тырмаларга туры киләчәк.
Сабан культуралары 28920 гектар мәйданны билиячәк, шуның 12307 - сабан бодае, арпа - 10224, солы - 1885, борчак - 352, вика - 110, карабодай - 40, тары 50 гектарда чәчеләчәк. Яшел азыкка кукуруз - 3952, силос өчен 5324 гектарда,рапс - 4297, шепкән - 160, берьеллык үләннәр - 481, катнаш азык 2465 гектар мәйданда чәчеләчәк. Чәчүдә 181 чәчү агрегаты эшләячәк, шуның унысы югары технологияле чәчү комплексы, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге 3752 гектар тәшкил итә. Туңга сөрелгән җирләрне культивацияләү өчен тәүлегенә 4950 гектар җир эшкәртүче 82 культиватор хәзерләнгән. Эшче план буенча тырмалау эшләре - 7, культивация һәм чәчү 9 көн эчендә башкарылырга тиеш.
Хәзергә минераль ашламалар запасы тулыландырыла, әлегә районда 4934 тонна ашлама бар.
Район кырларына беренчеләрдән булып "Татарстан" агрофирмасы механизаторлары күпьеллык үлән басуларын тукландыруга чыктылар. Якшәмбе көнне бу эш белән 11 агрегат мәшгуль булды, хәзер аларның саны артты. Бүген барлык хуҗалыклар да күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев