Хезмәт династиясе
Мартта булып үткән авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында район башлыгы Вячеслав Козлов гаилә династиясен: өч бертуган кызны - Черемухово Бистәсеннән "Кулон" а/ф сыер савучылары Мария Кондратьева, Валентина Корнева, Любовь Овчинникова һәм аларның әниләрен - хезмәт ветераны Москотина Зинаида Антоновнаны хөрмәтләгән иде. Терлекчелек тармагында 35 ел хезмәт куйган З.А. Москотина хезмәт династиясен...
Мартта булып үткән авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында район башлыгы Вячеслав Козлов гаилә династиясен: өч бертуган кызны - Черемухово Бистәсеннән "Кулон" а/ф сыер савучылары Мария Кондратьева, Валентина Корнева, Любовь Овчинникова һәм аларның әниләрен - хезмәт ветераны Москотина Зинаида Антоновнаны хөрмәтләгән иде.
Терлекчелек тармагында 35 ел хезмәт куйган З.А. Москотина хезмәт династиясен башлап җибәрүче шәхес. Хәзер Черемухово Бистәсендәге "Кулон" а/ф-ның товарлыклы-сөтчелек фермасында аның өч кызы хезмәт куя. Москотиннарның гомуми хезмәт стажы 140 ел тәшкил итә.
Зинаида Антоновна дуңгыз караучы, сыер савучының хезмәте ничек авыр булуын искә ала: көн саен үз җилкәсендә ничә центнер азык ташырга туры килгән, сөт тулы күпме фляга күтәргән аның куллары. Бу хакта кечкенәдән үк әниләренә фермада булышып йөргән биш кызы да яхшы белә. Һәм шуңа күрә дә әни кеше, балаларын кызганып, аларны укытырга һәм шәһәргә яшәргә җибәрергә хыяллана. Әниләренең теләге тормышка ашмый - моңа ул хәзер бик сөенә, кызлар урта мәктәпне тәмамлагач та фермага эшкә киләләр. Москотиннар гаиләсендә Мария әниләреннән соң икенче савымчы була, ә аннан тәртип буенча Валентина, Вера (ир фамилиясе Захарова, ул да 15 ел сыер савучы булып эшләгән, әмма соңыннан гаилә шәһәргә күчеп китә) һәм иң кечкенәсе Люба. Татьяна гына башка юлдан (шулай ук мактаулы хезмәт) китә - инде менә 30 елдан бирле авылда хат ташучы булып эшли.
- Фермада әни эшләгән елларда һәм безнең хезмәт эшчәнлегебез башланган еллардагы шартлар хәзергесе белән чагыштырганда күпкә аерыла, - дип сөйли Мария Александровна. - Безнең фермада чиста, җылы, барлык эшләр механикалаштырылган һәм автоматлаштырылган, фермага кадәр юлларга асфальт түшәлгән, душ, ял итү бүлмәсе бар, хезмәт хакы яхшы, вакытында түлиләр. Һәм боларның барысы өчен дә кызлар "Кулон" ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдиновка рәхмәтлеләр.
Әниләре исә кызларының аның хезмәтен дәвам итүләре белән горурлана, аны - хезмәт ударнигын - уңайсыз хәлдә калдырмыйлар: югары күрсәткечләргә ирешәләр, аларга 150 баш сыер беркетелгән, 240 тоннадан артык сөт савып алганнар.
Гаилә, календарь һәм православие бәйрәмнәрен барысы да бергә ирләре һәм балалары белән туган нигезләрендә каршылыйлар. Зинаида Антоновна Татьяна белән гадәт буенча күп итеп пилмән ясыйлар, камыр ризыклары пешерәләр. Өстәл артына утырып аларның сөйләшер сүзләре бар: эшләре, балалар, оныклар турында сөйләшәләр, туган авылларында тормышлары көйләнгән, кыскасы, авыл хезмәтчәннәре үз язмышларыннан канәгать.
Азат Мусин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев