Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәттәшебез истәлеге

2016 елның 4 гыйнварында 72 нче яшендә каты авырудан соң Абрамов Петр Иванович вафат булды.

П.И. Абрамов шәп оештыручы, талантлы җитәкче иде һәм ул тормышта якты эз калдырды. Аның белән таныш булган һәм хезмәттәшлек иткән кешеләр аның оптимист булуына һәм көч-куәте ташып торуына сокланалар, ул аларга да дәрт бирә иде. Петр Иванович 1997 елдан 2011 елга чаклы Яңа Чишмәдәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортны җитәкләде. Шушы еллар эчендә ул коллективны бер йодрык кебек туплады, шуңа да бу учреҗдениедә эштән китүчеләр юк. Ул һәркемгә аңлаешлы, үтемле, ачык сүзләр, уртак тел таба белде.
Хезмәттәшләре һәм дуслары хәтерендә ул һәрвакыт талантлы җитәкче, лаеклы, интеллигент кеше, гадәти булмаган шәхес буларак истә калыр. Күпләр аңа охшарга тырышты, аннан үрнәк алды. Картлар йорты коллективы Петр Ивановичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев