Хәрби бурыч – чын ир-атларның тәкъдире
Рәсәйдә 20 еллап Призывниклар көне үткәрелә. Бу көнне армиягә тантаналы рәвештә озату кичәләре оештырыла. Бу традиция Яңа Чишмә районында да дәвам итә. Әйтик, 19 октябрьдә "Призывниклар көне"нә багышланган чарага көзен армиягә китәсе 26 егет чакырылган иде.
Шул сәбәпле, матур итеп бизәлгән район Мәдәният йорты залына район, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, дин әһелләре, мәктәп, АМЙ директорлары, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә, призывникларның әти-әниләре җыелган иде. Ике сәгать элек кенә чакыру комиссиясенең утырышы булып узган, аннан соң булачак солдатлар "Призывниклар аллея"сы утыртуда катнаштылар, клуб тирәсендә миләш үсентеләрен ишәйттеләр. Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева җитәкчелегендә алар егермәгә якын "исемле" агач үсентесе утырттылар.
Чараның тантаналы өлешен ТР Хәрби Комиссариатының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлек начальнигы Андрей Пичушкин ачып җибәрде. Ул тиешле срогын тутырган хәрби хезмәткәрләрне Кораллы Көчләр сафыннан азат итү һәм хәрби хезмәткә чираттагы чакыру турындагы фәрманны укыды. "Бүген залда Ватан алдында хәрби бурычларын үтәргә теләк белдергән иң әйбәт улларыбыз утыра", - дип белдерде ул һәм егетләрне намуслы хезмәт итәргә, хезмәттә үзләрен бары уңай яктан гына күрсәтергә, чын солдат, чын ир-ат булырга чакырды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов та үгет-нәсыйхәт биреп, изге теләкләрен җиткерде. Ул хәрби хезмәт узуның мөһимлеген билгеләп үтте, армиягә чакырылучы егетләргә физик һәм махсус хәзерлеккә күбрәк вакыт бирергә, шулай ук армия турында үзләре күреп белгән өлкән иптәшләренең сүзләренә колак салырга киңәш итте. Булачак Ватан сакчыларының һәрберсенең кулын кысып, Вячеслав Козлов район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Егетләрнең әти-әниләренә зур игътибар күрсәтелде, әниләренә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Әти-әниләр исеменнән бер егетнең әнисе, Троицк чиркәве попы Петр атакай чыгыш ясадылар.
Яңа Чишмә урта мәктәбеннән кадетчылар сәхнәдә тигез сафлар белән маршка бастылар, мәдәният бүлеге артистлары матур җырлар бүләк иттеләр. Тамашачылар бик кызыксынып шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт үтүче якташларыбыз турында видеофильм карадылар, бу юлы экипаж тагын ике солдат (яңачишмәле) белән тулыландырылачак. Тантананың сәбәпчеләре булган егетләргә атап күп сүзләр әйтелде: "Хезмәтегезне оста башкарыгыз, сизгер булыгыз, хәрби присягагызны төгәл үтәгез. Исегездә тотыгыз: иртәгәсе көнебезнең иминлеге, кешеләрнең тыныч йокысы сездән тора. Сез намус белән хезмәт итегез, без сезне көтәрбез. Хәерле юл сезгә, егетләр!"
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев