Хуҗалыкларга белгечләр кирәк
Әйбәт белгечләрдән башка авыл хуҗалыгының бер генә тармагы да уңышлы үсә алмый. Хәзергесе вакытта безнең районда да хуҗалыклар белгечләргә кытлык кичерә. Азат МУСИН
Бүгенгесе көндә райондагы хуҗалыкларга 6 - баш агроном һәм 6 - баш инженер, 7 - баш ветврач, 8 - баш зоотехник, 2 бухгалтер-икътисадчы кирәк. Белгечләрнең җитешмәве терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә чагылыш таба - тиешле технология үтәлми, алдынгы алымнар һ.б. кулланылмый. Нәтиҗәсе - басулар чүпле, уңыш аз, азык сыйфатсыз, терлекләрнең продуктлылыгы түбән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенгесе көндә авыл хуҗалыгы вузларында 44 студент укый: шуның бишесе -агрономлыкка, бишесе - ветврач, 17-се инженерга, 16-сы икътисадчыга һәм берсе электромеханикка (күргәнебезчә, зоотехникка укучы юк). 2012 елда 9 кеше (5 икътисадчы, 1 инженер, 2 җир эшләре белгече һәм 1 урман хуҗалыгы белгече) укуларын тәмамлый.
Техникумнарда 17 кеше белем эсти, быел 9 бала аны тәмамлый: 7 электромеханик, 2 икътисадчы укып чыга. Тик алар туган авылларына кайтырлармы, авыл җирлегендә төпләнүдә мәгънә бармы?
Минемчә, бар. Быелдан башлап институт тәмамлап кайтучыларга бер тапкыр 100 мең сум (техникум тәмамлаучыларга - 50 мең сум) акча (подъемный) бирелә.
Моннан тыш, яшь белгечләргә беренче елда ай саен хезмәт хакларына тагын 5 мең сум акча өстәлә. Яшь белгечләргә торак төзүгә чираттан тыш субсидияләр бирү каралган, яңа гаилә фермалары программасы эшли, 10 елга ташламалы кредитлар бирелә. Шулардан файдаланып, яшь кешеләр торак та төзи, көнкүрешләрен дә яхшырта алалар, район экологик яктан чиста, юллар төзек, кешеләре әйбәт, һавасы шәп, көнкүреш шартлары да шәһәрнекеннән калышмый (зоопаркка яки аквапаркка ял көннәрендә барып кайтырга була). Хәзер ВУЗларда һәм техникумнарда чираттагы чыгарылышка хәзерләнәләр. Хуҗалык җитәкчеләре (белгеч кирәксә), яңа белгечләр белән очрашып, сөйләшергә, аларны кызыксындырырга тиешләр. Ышаныгыз, грамоталы, намуслы белгечләр булган җирдә нәтиҗәләр дә әйбәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев