Хушлашу
25 майда Акбүре мәктәбенең 43 укучысы өчен быелгы уку елында соңгы кыңгырау чыңлады. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 4 укучы өчен ул хушлашу кыңгыравы булды.
Быел тугзынчы сыйныфны тәмамлаучылар училище һәм техникумнарга укырга китәчәкләр, ә яраткан һөнәреңне сайлап, югары белемне производстводан аерылмый гына да алырга мөмкин.
Мәктәп директоры Харис Латыйпов, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы баш редакторы Азат Мусин укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны кайнар котладылар, ә җирле АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов һәм Акбүре АМЙ сәнгать җитәкчесе Галия Миншина котлаулардан соң мәктәп тәмамлаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2001 елдан бирле дәвам итүче Юнысовлар гаиләсенең исемле премияләрен тапшыру Акбүре мәктәбендә уңай традициягә әверелде. Ул көнне дә Юнысовлар гаиләсе башлыгы - Фәрит Мәүлет улы, аның энесе Җәүдәт үзенең улы Рөстәм белән премияләр тапшырдылар. Беренче урын чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлинә Насыйровага, 2 нче - 5 сыйныф укучысы Зөлфия Вәлиуллинага, 3 нче урын 7 сыйныф укучысы Ләйлә Закировага бирелде. Җәүдәт Юнысов шулай ук мәктәп китапханәсенә дистәләгән китап бүләк итте. Иң актив һәм бар яктан да аерылып торучы укучыларга кызыксындыргыч 10 премия тапшырылды.
Беренче укытучыларга, әти-әниләргә һәм мәктәп җитәкчелеге адресына күп санлы котлау сүзләре яңгырады, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев