Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хыялы тормышка ашты

29 май­да пет­ро­па­вел­лы­лар тор­мы­шын­да шат­лык­лы ва­кый­га бул­ды. Бу көн­не тиз ара­да тө­зе­леп бет­кән яңа чир­кәү­не тан­та­на­лы шарт­лар­да ачу ча­ра­сы оеш­ты­рыл­ды. Тан­та­на­га Та­тарс­тан мит­ро­по­ли­я­се баш­лы­гы Ка­зан һәм Та­тарс­тан мит­ро­по­ли­ты Анас­та­сий да кил­гән иде.

Чир­кәү­дә аны эш­мә­кәр Ма­рия Коз­ло­ва ипи-тоз бе­лән кар­шы ал­ды. Гый­ба­дәт­ха­нә бик уңай­лы, ма­тур һәм җый­нак итеп ясал­ган. Бу көн­не ул тан­та­на­га җы­ел­ган бар ха­лык­ны да үзе­нә сый­ды­ра ал­ма­ды һәм шу­ңа кү­рә урам­да зур те­ле­ви­зор эк­раны ур­наш­ты­рыл­ган иде, аның аша ба­ры­сы да күр­сә­те­леп бар­ды. Чир­кәү кар­шын­да аны тор­гы­зу эш­лә­рен ча­гыл­дыр­ган рә­сем­нәр элеп ку­ел­ган. Бер ел элек ке­нә, 22 май­да, Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә тан­та­на­лы шарт­лар­да яңа гый­ба­дәт­ха­нә тө­зү уры­нын из­ге­лән­де­рү йо­ла­сы үт­кә­рел­гән иде. Шу­шы авыл­да ту­ып үс­кән Ма­рия Коз­ло­ва үз авы­лын­да­гы ис­ке гый­ба­дәт­ха­нә­не яңа­дан тө­зер­гә күп­тән­нән хы­ял­лан­ган, әм­ма тө­зү­че­ләр соң­гы сүз итеп аны рес­тав­ра­ци­я­ләү мөм­кин бул­ма­вы ту­рын­да әйт­кән­нәр. Шун­нан соң га­и­лә со­ве­тын­да ис­ке­сен­нән ерак та бул­ма­ган урын­да яңа гый­ба­дәт­ха­нә тө­зү ка­ра­ры ка­бул ител­гән. Тө­зе­леш­не ин­де мәр­хүм бул­ган фер­мер Вла­ди­мир Коз­лов баш­лап җи­бәр­гән иде, ә ул фа­җи­га­ле төс­тә ва­фат бул­ган­нан соң, тө­зе­леш эш­лә­рен аның улы Ни­ко­лай үз өс­те­нә йөк­ләп ала. Ин­де яр­ты ел­дан соң яңа гый­ба­дәт­ха­нә Раш­туа бәй­рә­ме­нә гый­ба­дәт кы­лу алып ба­рыл­ды.

Һәм ме­нә мог­җи­за­лар ту­ды­ру­чы Ни­ко­лай чир­кә­ве ту­лы­сын­ча әзер. Чир­кәү­не из­ге­лән­де­рү, шу­лай ук бе­рен­че ли­тур­гия йо­ла­сын Та­тарс­тан мит­ро­по­ли­я­се баш­лы­гы, Ка­зан һәм Та­тарс­тан мит­ро­по­ли­ты Анас­та­сий үт­кәр­де. Ан­да Ка­зан Ди­ния нә­за­рә­те, Чис­тай епар­хи­я­се вә­кил­лә­ре дә бар иде.

Гый­ба­дәт кыл­ган­нан соң, Анас­та­сий мә­хәл­лә­гә ки­лү­че­ләр­гә вә­газь­ләр укы­ды, алар­ны әле­ге әһә­ми­ят­ле ва­кый­га уңа­ен­нан кот­ла­ды һәм гый­ба­дәт­ха­нә ки­лә­чәк­тә дә ха­лык бе­лән ту­лы бу­лыр ди­гән өмет бел­дер­де. Ан­нан мит­ро­по­лия баш­лы­гы чир­кәү­не тор­гы­зу эшен­дә бу­лыш­лык күр­сә­тү­че­ләр­гә яр­дәм бел­дер­де. Чир­кәү-ана­быз ха­кы­на куй­ган хез­мәт­лә­ре өчен мәр­тә­бә­ле ку­нак Ни­ко­лай Коз­лов мә­хәл­лә­сен Ка­зан ига­нә­че­се из­ге Гу­рий ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лә­де, шу­лай ук Гри­го­рий Мель­ни­ков­ка, Ев­ге­ний Коз­лов­ка һәм Ни­ко­лай Порт­нов­ка Ка­зан епар­хи­я­се­нең мак­тау бил­ге­сен тап­шыр­ды.

Ан­нан ка­ла, мә­хәл­лә­не тор­гы­зу­га яр­дәм ит­кән хәй­ри­я­че­ләр ар­хи­е­рия гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр, ә Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка (бу тан­та­на­да кат­наш­кан) Вла­ды­ка Из­ге Бо­го­ро­ди­ца­ның Ка­зан ико­на­сы ту­рын­да ки­тап тап­шыр­ды. Чир­кәү­не тор­гыз­ган тө­зү­че­ләр­гә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ның рәх­мәт хат­ла­ры һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды. Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич авыл җи­рен­дә дин­не тор­гы­зу эше­нә өлеш керт­кән бар­лык тө­зү­че­ләр­гә, шу­лай ук үз ак­ча­сы­на чир­кәү тө­зет­кән Коз­лов­лар га­и­лә­се­нә рәх­мәт бел­дер­де.

Ли­тур­ги­я­дән соң тан­та­на­да кат­на­шу­чы­лар авыл мә­дә­ни­ят йор­ты­на юл тот­ты­лар, ан­да шу­шы ис­тә­лек­ле ва­кый­га уңа­ен­нан кон­церт оеш­ты­рыл­ды.

ТНВ ка­на­лы­на бир­гән ин­тервь­ю­сын­да Ма­рия Коз­ло­ва га­и­лә­без­нең хы­я­лы тор­мыш­ка аш­ты, ту­ган җи­ре­без­дә ма­тур, як­ты, җы­лы гый­ба­дәт йор­ты тө­зел­де, авыл­даш­ла­ры­быз­ның һәр­бер­се аның хез­мәт­лә­рен­нән фай­да­ла­на ала­чак, дип бел­дер­де.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X