Иң кадерле бәйрәм
Үткән пәнҗешәмбедә районның барлык мәчетләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантаналары булып узды. Район үзәге мәчетенә җыелган мөселманнарны котларга муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов килгән иде.
Иртәдән үк мәчеткә район үзәгендә яшәүче байтак халык җыелды һәм кояш чыкканчы ук иртәнге намаз укылды. Аннан соң мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәсәнов Корбан бәйрәменең әһәмияте, аның тарихы турында сөйләде, терлекне корбан итеп чалу традициясенең каян, ничек килеп чыгуын аңлатты. Корбанның беренче тамчы каны таму белән кешенең барлык гөнаһлары кичерелә дип санала. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу - гыйбадәт кылып корбан чалу. Корбан чалу ул гыйбадәткә керә, ягъни Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер чарасы. Корбан - Аллаһыга якын булу өчен, Корбан бәйрәмендә чалынган хайвандыр. Корбан ите өч өлешкә бүленә. Беренчесе - фәкыйрьләргә, мохтаҗларга; икенчесе - туганнарга, күршеләргә; өченчесе - үзеңә, үз гаиләңә. Бөтенләе белән сәдака итеп бирергә мөмкин. Әгәр дә үзе мохтаҗ хәлдә булса, бөтенләе белән үзенә тотарга да мөмкин.
Район башлыгы Вячеслав Козлов барлык җыелучыларны да мөселманнарның иң изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме белән котлады. Ул исламдагы хәлләрне тотрыксызландырырга теләүче төрле агымнар бетерелергә, бездә кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, бер-берсен хөрмәт итәргә өндәүче традицион ислам булырга тиеш. Нинди генә дин булмасын, ул игелеккә, сабыр булырга һәм яхшылыкка гына өйрәтә. Алга таба да районыбыз мәчетләрендә моңлы азан тавышы, ә чиркәүләрдә нәфис кыңгырау чыңы һәрчак яңгырап торсын, һәммәгезгә дә иминлек телим, диде үз чыгышын төгәлләп. Аннан соң мәчеттә бәйрәм намазы укылды һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизнең котлаулары укылды. Шуннан соң мөселманнар өйләренә таралыштылар, аларның күбесен бәйрәм табыны һәм корбан итеп чалынасы терлекләре көтә иде.
ә, игелек кылырга, бер-берсен хөрмәт итәргә өндәүче традицион ислам булырга тиеш. Нинди генә дин булмасын, ул игелеккә, сабыр булырга һәм яхшылыкка гына өйрәтә. Алга таба да районыбыз мәчетләрендә моңлы азан тавышы, ә чиркәүләрдә нәфис кыңгырау чыңы һәрчак яңгырап торсын, һәммәгезгә дә иминлек телим, диде үз чыгышын төгәлләп. Аннан соң мәчеттә бәйрәм намазы укылды һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизнең котлаулары укылды. Шуннан соң мөселманнар өйләренә таралыштылар, аларның күбесен бәйрәм табыны һәм корбан итеп чалынасы терлекләре көтә иде.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев