«Җиң сызганып эшкә алынсаң…»
"Яшь, тәҗрибәсез" дип әйтүләр ерак үткәннәрдә генә кала кебек, хәзер яшьләр тиз өлгерә һәм үз көннәрен үзләре күрә. Яңа Чишмәдә үз язмышын үзе төзи торган яшь кеше бар, ул - Дмитрий Суворов. Рәсми төстә ул "Суворов А.С." КФХ идарәчесе булып исәпләнә. Аңа нибары 23 яшь кенә, өйләнгән (хатыны Саша аның...
"Яшь, тәҗрибәсез" дип әйтүләр ерак үткәннәрдә генә кала кебек, хәзер яшьләр тиз өлгерә һәм үз көннәрен үзләре күрә. Яңа Чишмәдә үз язмышын үзе төзи торган яшь кеше бар, ул - Дмитрий Суворов. Рәсми төстә ул "Суворов А.С." КФХ идарәчесе булып исәпләнә. Аңа нибары 23 яшь кенә, өйләнгән (хатыны Саша аның өчен иптәш тә, көрәштәш тә, ярдәмче дә), уллары Семен үсеп килә, икенче бәбиләре тууын көтәләр. Дмитрий КамПИда 3 курсны тәмамлый.
Лариса ФЕДОРОВА
Яшүсмер чагыннан ук Дима кырда - комбайнда, тракторда, ишегалдында мал-туар арасында әтисенең олы ярдәмчесе була. Димага 18 яшь тулгач әтисе улының эшкә сәләтле, кулы ятып торуын аңлап, хуҗалык эшләрен аңа тапшыра. Эшкә Дмитрий зур энтузиазм белән алына: "Россельхозбанк"тан кредит ала һәм хуҗалыкны киңәйтү белән шөгыльләнә. Башта терлекләр өчен бина төзи, арендага җир ала, авыл хуҗалыгы машиналары сатып ала (дөрес, яңаларны түгел). Бала чактан ук техника белән таныш булгач, Дима машиналарны үзе ремонтлый, аның техникасы төзек.
500 мең сум кредит, әгәр зур эшкә алынасың икән, диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Шуңа 700 мең сумлык тагын бер кредит ала. Шуңа өстәп абзыйсы Виктор Суворовның (Яр Чаллыда яши) финанс ярдәме дә ярап куя - акрынлап хуҗалык тагы да киңәя. 3 ел киеренке хезмәттән соң дуңгызларның баш саны 20дән 222гә, МЭТ-нең 6дан 29 га, җир 8 гектардан 185 гектарга, техникасы 2дән 5 берәмлеккә җиткән.
Төп табышы - ит һәм сөт сатудан. Савым сыерларын (әлегә алар 5 баш) әнисе Зоя Михайловна сава, әтисе Александр Семенович исә дуңгыз балаларын караша. Сезонлы кыр эшләренә читтән эшче куллар яллыйлар, бик ышанычлы егетләр эшли, быел 140 га сөрү җиренә арпа, борчак, бодай, солы, арыш чәчкәннәр, ашлама керткәннәр ( анысын Авыл хуҗалыгы идарәсе бушлай биргән), борчак орлыгы белән дә Идарә ярдәм иткән. Чәчүне 9 майга төгәлләгәннәр.
-Бүгенгесе көндә төп проблемабыз - үзебезнең ашлык саклау урыны булмау, - дип сөйли Дмитрий, - ашлык арендага алынган 2 бинада саклана, тик алар хуҗалыктан ерак, бу вакыт һәм акчаны күбрәк сарыф итүгә китерә. Бу проблеманы да Дмитрий үзенә таныш Банк аша хәл итәргә өметләнә, ул чагында инде хуҗалыкны да киңәйтергә исәбе. Максатына ирешү өчен теләге дә, көч-куәте дә җитәрлек, Дмитрийның югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен район башлыгы В.М. Козлов исеменнән Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнүе тагы стимул өстәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев