Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшылары бүләкләнде

Традиция буенча 2015 елның 1 ярты еллыгына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе өч премия булдырды һәм шушы көннәрдә иң яхшылары дип танылган хат ташучыларга тапшырылды.

Газета редакциясе почта хезмәткәрләренең барысына да 2015 елның 1 ярты еллыгына язылуларны оештырганнары өчен рәхмәт белдерә. Газетаның тулаем тиражы 2700 данә тәшкил итте һәм бу республика буенча начар күрсәткеч түгел (халык санына пропорциональ).
Подпискага нәтиҗә ясаганнан соң Шахмай элемтә бүлекчәсендә эшләүче 27 ел эш стажы булган Гүзәлия Гыйльметдиновага беренче урын бирелде, Черемухово бүлекчәсе почтальоны Татьяна Москотина - икенче, Архангел элемтә бүлекчәсе начальнигы Зоя Стахеева өченче урында (кызганычка каршы, премия тапшыру чарасына ул килә алмады).
Нәтиҗә ясаганда язылучылар саны (халык санына карата процентларда) һәм район газетасына язылу буенча план заданиесен үтәү исәпкә алынды. Петропавел, Акбүре, Екатерина, Волчья Бистәсе һәм Акъяр элемтә бүлекчәләренең дә күрсәткечләре начар түгел.
Почта хезмәткәрләренә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Безнең кечкенә генә бүләгебез киләчәктә дә язылуларны оештыруда халык белән актив эшләү өчен стимул булып торсын.
Р.S. Хәзер район газетасына 2015 елның 2 нче ярты еллыгына иске бәяләрдән алдан язылулар дәвам итә, ә 26 февральдән 7 мартка чаклы язылулар ункөнлеге бара, монда элемтә хезмәтләренә 10%лы ташлама күздә тотыла. Сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, элемтә бүлекчәләрендә көтеп калабыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев