Җиңүчеләр парады
Район оешкан көндә - 26 апрельдә Яңа Чишмә РМЙ-да "Талантлар палитрасы" гала-концерт булып үтте. Зур концерт "Юбилеең белән котлыйбыз" җыры белән ачылды. Аннан аны иң шәп чыгыш ясаган коллективлар, иң әйбәт шигырь сөйләүчеләр, биючеләр, җырчылар, район үзәге һәм авыллары артистлары дәвам итте. Өч сәгатькә сузылган концерт бер дә ялыктырмады, ул...
Азакта сәхнәгә бүләкләү өчен иҗат конкурсында җиңүче коллективлар чакырылды. Бүләкләрне район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды. Алып баручылар Ирина Слимова белән Рәшит Рәхимов авыл җирлекләре арасында 3 нче урынны алган коллективны игълан иттеләр, ул - Яңа Иванаево МЙ иде, 2 урынга - Архангел МЙ коллективы, 1 урынга Чаллы башы МЙ коллективы чыкты. Бар да 3, 2 һәм 1 дәрәҗә дипломнар һәм 15, 20 һәм 25 мең сум премия алдылар.
Район үзәгендәге иҗат коллективлары арасында өченче урынны жюри Картлар йортына, икенче урынны - Яңа Чишмә гимназиясенә, беренчесен Яңа Чишмә урта мәктәбенә бирде. Шушы коллективларның җитәкчеләре тиешле премияләрен һәм Дипломнарын да алдылар. Шуның белән шул дисезме? Юк шул. Яңа Чишмә районы башлыгының гран-прие игълан ителде. Гран-при иясе - Яңа Чишмәдәге балалар бакчасы һәм район мәгариф бүлегенең җыелма коллективы! Алар Диплом һәм 30 мең сумлык премиягә лаек булдылар.
Аннан соң номинацияләр буенча иң әйбәт чыгыш ясаучылар: гран-при ияләре, 4 номинация - режиссура, актерлык осталыгы, конферанс һәм видеоклип буенча хөрмәт казанып дипломлы булдылар.
Конкурста катнашучылар иң әйбәт хор, театральләштерелгән башкару, вокал җыр, сәнгатьле уку, иң әйбәт видеоклип, хореографик чыгыш, иң әйбәт тәкъдир итү номинацияләрендә дипломнарга ия булдылар.
Район башлыгы барлык коллективларга, гала-концертка сценарий язучы Ирина Иляшкинага рәхмәт белдерде, күңелләрне җәлеп итүче бу чараны оештыручылар зур эш эшләгәннәр, дип билгеләп үтте. Иҗат отчетлары тәмам. Тик артистлар да, тамашачылар да бу хакта тиз генә онытмаслардыр. Чөнки бу чараны оештыручылар алга куйган максатка ирештеләр. Мәдәният йортында тамашачы залының тулы булуы, сәхнәдә барган чара белән чынлап торып кызыксыну һәр концертка хас булды. Һәвәскәрләрнең иҗаты быел яңа үрләргә менде: алар стиль саклап, артистларча осталык, юмористик импровизация күрсәттеләр. Бу хакта тамашачы Татьяна Добрынина фикере: "Тәкъдир итүнең яңа төрләреннән файдалану, видеоклиплар төшерү, чыгышларны бәйрәмчә бизәү тамашачыларга сәхнәдә барган мәлләр белән яшәү (берләшү) мизгелләре бирде.
Чыгыш ясаучылар үзләре ни ди соң? Наталья Ведякина елдан-ел тамашачыларның культура дәрәҗәсе күтәрелә, дип искәрә. "80 нче елларда иҗат отчетларының башланып китүен хәтерлим, ул чагында мин РҮХ коллективы составында чыгыш ясадым. Залда сәхнәдә барган күренешләргә карата әллә битарафлык, әллә астыртын көлү булды. Хәзер башка, тамашачыдан җылылык бөркелә, ул рәхмәтле, шуңа да сәхнәдә үзеңне иркен тотасың". Гран-при ияләре - район үзәгендәге балалар бакчалары һәм РМБ алдагы иҗат отчетларын тагы да кызыклырак, әйбәтрәк итәргә тырышачакбыз, дип вәгъдә бирделәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев