Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелек кылырга кыенсынмыйк

13 апрельдә билгеләп үтелүче һәм ел саен үткәрелүче Меценат һәм хәйрияче көне алдыннан РМЙ-да хәйриячелек эшчәнлегендә актив катнашучыларны хөрмәтләп, "Ел хәйриячесе-2013" район конкурсына йомгак ясалды.

Яңа Чишмә районы тарихыннан борынгы бабаларыбызның да мохтаҗларны, ярлы-ябагайларны кайгыртып, ярдәм итеп яшәүләре - күркәм традицияләре мәгълүм. Төрле катламнан чыккан хәллерәк кешеләр үзләре теләп күркәм эшләргә үз акчаларын тотканнар. Бу традицияләрне бүгенгесе көндә дә дәвам итүчеләр байтак. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясен район мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар нык хупладылар. Акция рәсми рәвештә старт алганчы ук "СПМ-Нефтегаз" ААҖ генераль директоры Фоат Комаров 4 миллион сум акча бүлеп биреп, Яңа Чишмә гимназиясендә спорт залын актлар залы итеп үзгәртүдә ярдәм итәргә булды. Тормышта уңышка ирешкән кешеләр үзләре укып чыккан мәктәпләргә ярдәм итеп, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен шартларны яхшыртырга тырышалар. "Буревестник" транспорт компаниясе генераль директоры Вячеслав Улитин, "Технострой Поволжье" генераль директоры Насыйх Мортазин, "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов шундыйлардан. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашучылар исемлеге бик озын. Араларында "Стройсервис" ЯАҖ директоры Хәлим Билданов, Яңа Чишмә гимназиясендә укыган Евгений Дунаев, эшмәкәрләр Алексей Трондин, Рөстәм Зайдаров, Ринат Мохитов, гимназиядә укыган, хәзер Яр Чаллы индустриаль университеты ректоры Виктор Суворов һәм Яңа Чишмә урта мәктәп укытучысы Евгения Янова да бар. Тик моның белән генә бетми әле, районда бик күпләр һәм байтак оешма шушы акциягә кушылды. Акция барышында район мәктәпләренә 6 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Тантанада "Ел хәйриячесе" республика конкурсының "Иң әйбәт хәйрия проекты" номинациясендә җиңгән "РИТЭК" компаниясенә зур рәхмәтләр ирештерелде. Ел саен шушы компания район балалары өчен бик матур тамашалар оештыра, бүләкләр өләшә. Быел Яңа Чишмә районыннан алты хәйрия проекты (рекордлы сан) "РИТЭК" грантларын отучылар - җиңүче булдылар. Шул сәбәпле ел башында ук районыбызның хәйрия фондына 1 млн. 400 мең сумнан артык акча җибәрелгән. Соңгы җиде ел дәвамында район Советы һәм башкарма комитеты, "Бердәм Россия" БСП җирле бүлекчәсе, оешмалар, учреҗдениеләр, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы оешмалары, нефть компанияләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә актив катнашалар. Акция барышында 380 мең сум акча җыелган һәм районнан 300 балага ярдәм күрсәтелгән. Акциянең иң юмарт химаячеләренә рәхмәт сүзләре әйтелде. Болар: ТРның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов, районда үткән чараларда һәм төрле акцияләрдә катнашучы, аерым кешеләргә генә түгел, ә Горшково авылында гыйбадәт кылу йортын төзүдә һәм район үзәгендә мәчетне ремонтлауда ярдәм күрсәткән ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков, "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, "Троицкнефть" ЯАҖ генераль директоры Юрий Смыков, "ТатРИТЭКнефть" ТПП НГДУ директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов. Атап үтелгән ярдәм күрсәтүчеләр һәм меценатларның барысы да диярлек тантанага килә алдылар һәм көчле алкышлар астында район башлыгы Вячеслав Козлов изге күңелле һәм бик тә ярдәмчел булганнары өчен зур рәхмәтен белдереп, барысына да җиңүче Дипломнары тапшырды. "ТатРИТЭКнефть" ТПП НГДУ директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов чыгыш ясады.
Сөлчәбаш поселогында фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева туган авылында һәм районда байтак еллар хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ул авылдашларына ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. Зирекледән фермер Рамазан Кадыйров ел саен район чараларын үткәрүгә акча бүлеп бирә, күп балалы гаиләләргә, сугыш ветераннарына, туендыручысын югалткан гаиләләргә, ятим балаларга һәм ялгыз пенсионерларга матди ярдәм күрсәтә. Һәм шундый булышлык күрсәтергә әзер булучы битараф булмаган кешеләр аз түгел.
Тубылгы Тау ФАП фельдшеры Гөлнур Гатина апалы-сеңелле инвалид күршеләрен карый, элеккеге медицина хезмәткәре,
хәзер лаеклы ялда булган Волчья Бистәсеннән Прасковья Долганова авылдашларына теләсә кайсы вакытта медицина ярдәме күрсәтә. Чуваш Чабаксарыннан Юлия Носкова менә инде байтак еллар ялгыз һәм өлкән яшьтәге күршесенә кулыннан килгәнчә матди һәм физик ярдәм күрсәтә. "Скоков Н.А." КФХ-дан бухгалтер Любовь Плисцова авылдашы, инвалид хатын-кызның авыруын һәм ялгызлыгын җиңеләйтүдә зур ярдәм күрсәтә, аның өчен бердәнбер якын кешесе булып тора. Зирекледән Тәбрис һәм Нурсия Мерсиҗановлар 17 елдан бирле ялгыз карчыкны карыйлар һәм әле тагын өлкән яшьтәге ике кешегә булышып торалар. Черемухово мәктәбе директоры Валентина Курбатова ялгыз пенсионерга кайгыртучанлык күрсәтеп, балаларына һәм үзенең хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтә. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова аларга район исеменнән рәхмәт белдереп, дипломнар тапшырды.
Әмма яңачишмәлеләр изге гамәлләрне районда гына башкармыйлар. Ерак Көнчыгыштагы су басудан зыян күрүчеләргә акча җыю буенча "Ил белән ярдәм итик" дигән акциягә кушылганнар. Зыян күрүчеләргә 150 мең сумга якын акча күчереп, барлык оешмалар һәм кайбер граҗданнар үзләреннән өлеш керткәннәр. Крымга һәм Севастопольгә булышу өчен безнең район 324 мең сумлык гуманитар ярдәм озаткан, тагын 95 меңе "Сәмум" корабле экипажына ярдәм йөзеннән күчерелгән, чөнки яңачишмәлеләр анда яшәүчеләрнең һәм корабльдә хезмәт итүче якташларыбызның язмышына битараф түгелләр. Ярдәм күрсәтү турындагы чакыруга беренчеләрдән булып кушылган коллективларга, оешма җитәкчеләренә дипломнар тапшырылган.
"Язгы миһербанлылык атнасы" акциясе кысаларында "Чит кайгы була алмый. Сезнең ярдәм кирәк" девизы астында РМЙ фойесында Балалар иҗат үзәгендә оештырылган декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен сату-күргәзмә оештырылган. Чараны алып баручылар залда утыручыларны бу өлкәдә ярдәм итәргә чакырдылар, чөнки болардан кергән табыш райондагы төрле дәрәҗәдәге балалар церебраль параличы авырулы булган 12 баланы дәвалау өчен тотылачак. Билгеләп үтелгәнчә, эшләнмәләрнең күпчелеге күрсәтелгән бәяләрдән шактый артыкка сатылган. Әлеге акция барышында барлыгы 10 мең сум акча җыелган.
Шундый изге гамәлләр кылырга, кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булучылар без уйлаганнан да күбрәк икән. Аларның нинди урында эшләүләре, вазыйфалары, нинди эшчәнлек алып барулары мөһим дә түгел, аларны бер һөнәр берләштерә - Кеше булу! Һәм тормышта бу иң мөһиме. РМЙ сәхнәсенә чыгып җырлаган кызның җыры да әнә шул хакта иде. Бәйрәм чарасын оештыручыларга - мәдәният бүлегенә, үзәкләштерелгән клуб системасына, балалар сәнгать мәктәбенә, яшь артистларга - "Ландыш" балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе кадетчыларына да рәхмәттән башка сүз юк. Игелеклелек, риясызлык, олы йөрәклелек турындагы җырлар, матур биюләр, кешеләрнең изге эшләре турындагы слайдлар залдагылар күңеленә хуш килде. Хәйриячелек эшендә катнашучыларга карата әйтелгән рәхмәт сүзләреннән соң сәхнәдән "Әйдәгез безнең игелеккә, кайгыртуга мохтаҗ булучыларга булышыйк. Чөнки без бергә булсак - теләсә нинди бәланы җиңә алачакбыз" дигән чакыру яңгырады.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев