Ихтыярый иганә
Ел саен 1 сентябрь җитәрәк "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән һәм ишле гаилә балалары хәйриячеләрдән бүләк итеп мәктәп кирәк-яраклары алалар. 23 август көнне РМЙ-да беренче сыйныфка баручы 37 бала (алар исә 132) тантаналы шартларда китаплар һәм дәфтәрләр салынган ранецлар алды, аларга тагын истәлек итеп йомшак уенчыклар...
РМЙ-ның залы һәм сәхнәсе бәйрәмчә матур итеп бизәлгән, ә бәйрәмнең сәбәпчеләре булган беренче сыйныфка баручы укучылар кулында (алар беренче рәттә утырдылар) матур шарлар иде. Кызганыч, бәйрәм чарасы бер тында үтте, аны яшьләр: Камилә Исхакова, Катя Белоглазова һәм Зөһрә Җиһангирова бик матур алып бардылар. Алар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең төп иганәчеләрен атадылар, болар: район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков, ТР буенча табигатьне һәм хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану буенча Идарә начальнигы урынбасары Федор Ботков, "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, "Тат-РИТЭК нефть" НГДУ ТПП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, "Троицкнефть" ЯАҖ генераль директоры Юрий Смыков һәм башкалар.
Җиде ел дәвамында район Советы һәм башкарма комитеты "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге, оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, АҖ башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы оешмалары, нефть компанияләре дә акциядә актив катнашып киләләр һәм аз тәэмин ителгән, ишле гаилә балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр. Акция барышында (1 августтан бирле) 380 мең сум акча җыелган һәм районда 300 дән артык бала шушы ярдәмне тойды.
Беренче сыйныфка баручыларны яңа уку елы башлану белән беренче булып район башлыгы Вячеслав Козлов котлады. Ул ихлас күңелдән шушы акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бер төркем укучы балаларга ранецлар һәм йомшак уенчыклар тапшырды.
Балаларның икенче төркеменә бүләкләрне һәм ранецларны Василий Шуйский (бүләкләрдән тыш "Нижнекамскнефтехим" ААҖ 67 укучыга мәктәп кирәк-яраклары алуга икешәр мең сумлык сертификатлар да тапшырды) һәм Федор Ботков тапшырды, ә ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков Казанда 10 яшьлек Аня Антонованың (июнь башында фаҗигале вакыйгалардан соң ятим калган) янына барып, аңа ноутбук һәм Аквапаркка абонемент тапшырган.
Чара балалар арасыннан матур җырлаучы һәм биючеләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Азакта истәлеккә күмәкләшеп фоторәсемгә төштеләр, тиздән, бик тиздән бу балаларны Белем иленә "сәяхәт" көтә.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев