Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икеайлык башланды

Һәр елны күркәм традицияне саклап, район халкы, оешмалар һәм учреждениеләр яз җитүгә урамнарны, йорт, административ бина тирәләрен, тирә-юньне, беркетелгән участокларны тәртипкә китерү, чистарту эшенә керешәләр.

29 мартта район башкарма комитеты торак пунктларны төзекләндерү, санитар-экологик чистарту буенча 15 апрельдән 15 июньгә чаклы икеайлык үткәрү турында карар кабул итте, шушы чорга чаралар планы эшләнде. Бу чорга территорияләрне, юлларны, юл буйларын, урманнарны, сулыклар, чишмәләр, производство базалары тирәсен җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү, биналарның фасадын, коймаларны ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ямау, зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне һ.б. бетерү буенча шактый чара билгеләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район штабы төзекләндерү буенча икеайлыкның барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.
Үзеңнең кече ватаның өчен җаваплылык тою, барыннан да бигрәк аны тагы да ямьлерәк һәм чистарак итәргә тырышуда чагыла.
Барыбыз бергәләп үзебезнең йортыбызны, урамнарыбызны, авылыбызны тагы да матуррак һәм чистарак итә алачакбыз. Районыбызның табигый күренеше үзенең кабатланмас матурлыгы һәм туган җирнең уникальлеге белән авыл халкын гына түгел, ә районыбыз кунакларын да сөендерсен өчен барысын да эшләрбез.
Туган якның иминлеген тәэмин итү өчен куелган барлык тырышлык иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга, районыбызның уңышлы үсешенә нигез булып торсын иде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев