Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ил гаме белән янып яшәгән

1943 елны 18 яшьлек Екатерина Бистәсе егетен Ерак Көнчыгыштан Рәсәйгә сугыш белән килгән чит ил кешеләреннән туган җирен сакларга - фронтка алалар.

Рядовой Михаил Зяблов Уссурийскида танкларга каршы автомәктәптә укып чыга. Сугыш башлангач Япония чигендә автобатальон составында хезмәт итә, батальон Беренче Ерак Көнчыгыш фронтының (командующий Р.Я. Малиновский) 25 нче армия составына керә. ЗИС-5 автомашинасында, соңрак "Студебеккер"да (американыкы) фронтка снарядлар, башка төр кораллар, ә фронттан госпитальгә яралы солдатлар ташый. Ул Дуниннан Янцзыга чаклы Маньчжурияне иңләп-буйлый, Кореяны азат итүдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен "Батырлык өчен", "Кореяны азат иткән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.
Михаил Николаевич хәзер Екатерина Бистәсендә яши, сугыштан соң гомере буена колхозда эшли, алдынгы комбайнчы була, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, "ТАССРның атказанган механизаторы" исеменә лаек була.
Бүген Михаил Николаевичка 88 яшь, ул нык авырый, шуңа да Җиңүгә 70 ел тулу алдыннан без аның белән очраша алмадык.
Без аның кызы Надежда Михайловна белән генә сөйләштек. - Әти сезнең белән очраша алмый, инсульт кичергәннән соң үзен начар хис итә. Аны ир туганым Алексей карап тора. Без гаиләбез белән бер үк йортта яшибез.
-Ветеран өендә нинди шартлар тудырылган, уңайлыклары бармы?
-Сез әтинең ветераннар өчен өйдә яшәмәве хакында сорыйсыздыр инде. Әйе, ул дәүләт ярдәменнән үзе баш тартты, минем өем бар, башкасы кирәкми, диде. Ул моны аңлы рәвештә эшләде, без исә аны хупладык кына. Чынлап та, аның бөтен гомере шул йорт белән бәйле. Ул беркайчан җиңел табыш артыннан кумады, безгә дә киңәш итмәде. Шартларга килгәндә, бар да бар, кирәксә булдырабыз - ясыйбыз. Екатерина Бистәсе мәктәбе укучыларыннан Михаил Иванович Зяблов турында белү-белмәүләрен сораштык.
-Әлбәттә, беләбез, ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, авылда данлыклы механизатор да иде, - диләр тугызынчы сыйныф укучылары.
Аның героик тормышы турында башлангыч сыйныф укучылары да, бакча балалары да беләләр булып чыкты: аның турында мәгълүматлар мәктәп музеенда саклана, димәк Михаил Зябловның тормыш тарихы гасырларга калачак.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев