Җилдәй җитез Хатирә әби
100 яшькә чаклы җиткән әби-бабаларыбызга зирәк акыл, искиткеч яхшы хәтер, җитез хәрәкәт кебек сыйфатларны саклау ничек бирелә торгандыр ул, шаккатасың. Шундыйларның берсенә Тубылгы Таудан Хәлилова Хатирә Миңнехан кызына 25 июньдә 97 яшь тулачак. Ул Хәлиловлар гаиләсендәге иң карт кешеләрнең берсе.
Хатирә әби улы Әсхәт абый һәм килене Хафаза апа белән бергә иркен яңа йортта яши. Улы белән килененең үз балалары юк, карт әниләре турында кайгыртып, яшь бала караган күк тәрбиялиләр, кадерлиләр.
Хатирә әбинең бүгенге көндә дә җитез һәм хәрәкәтчән булуы яшь чагында аның орчыктай бөтерелеп торуын - баскан җирдә ут чыгарганлыгын, эш сөючән, тырыш булганлыгын белгертә. Шулай бөтерчек кебек булмый ни хәл итәсең, чөнки тормышның авыр сынаулары аңа бала чактан ук таныш: бик яшьли әнисен югалтып (әтисен ул бөтенләй дә белми), ул туган абзасы гаиләсендә (анда да өч бала була әле) тәрбияләнә. Шул чордагы байтак балалар шикелле үк, кечкенәдән колхозда эшли башлый.
Кияүгә чыгу (1937 елда) тарихы бик тә кызыклы була аның. Әдәмсәдән бик чибәр кыз турында аның булачак ире Талибуллага шушы авылда яшәүче бер егет сөйли: "Фермада шулкадәр җитез кыз эшли", - ди ул. Талибулла бер килеп күрү белән кызга гашыйк була һәм бик еш килеп йөри башлый, ә танышырга исә һаман да кыюлыгы җитми. Берзаман ул төпле бер нияткә килә: борынгы милли гадәт буенча җиккән ат белән килеп, кәләшне урлап туган ягы Тубылгы Тауга алып кайта. Шул ук көнне ул аңа мәхәббәтен белдерә. Егет тә Хатирәгә бик ошый. Өч көннән соң егет кызның абзасына яучылар җибәрә.
Бер-берсен яратып һәм үзара килешеп алар бергә 44 ел яшиләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр, колхозда эшлиләр: Хатирә әби - төрле эшләрдә, ә Талибулласы авылда бердәнбер тимерче, үз эшенең остасы һәм хөрмәтле кеше була. Авыр сугыш елларында, гаиләне туендырыр өчен, ире сатар өчен киез итекләр дә баса (аны фронтка инвалидлык буенча алмыйлар). Хатирәсе аның алыштыргысыз ярдәмчесе була: сарык йонын талкый (тетә), әзерләгән әйберләрне базарда сата.
Үскәч, аларның уллары һәм кызлары Разыя да гомерләре буе колхозда эшлиләр. 1981 елда Хатирә әби тол кала, өч елдан соң олы улы Әсәдулла бакыйлыкка күчә, ә 2006 елда ЮТҺ-да оныгы хатыны белән һәлак була. Ике ятим баланы әбиләре - Әсәдулланың тол калган хатыны Рәйсә апа тәрбиягә ала. Хәлиловлар гаиләсе ятим балаларны карт әбиләре белән бергәләп карыйлар.
Хатирә әби сабыр, тыныч холыклы, күндәм кеше. Сөйләшкәндә бераз шаяртып та ала, сәламәт зиһенле, хәтере дә яхшы. Аның оныкларын, оныкчыкларын саный башлаганда, Әсхәт абый белән Хафаза апа ялгышып та алдылар, ә әби исә аларны төзәтеп, бармакларын бөгә-бөгә исемнәре белән атап чыкты, ә алар - 20, шуңа өстәп 5 оныкчык та бар. Аларның кайберләре инде үсеп җиткәннәр, кайсылары мәктәптә укый, барысы да диярлек ата-аналары белән Тубылгы Тауда яшиләр. Аны гаиләдә иң өлкән кеше буларак хөрмәт итәләр, яраталар, янына еш киләләр, әбиләренең тырышлыгы һәм күркәм холкы барысына да үрнәк булып тора. "Яшьрәк чагымда балаларыма, оныкларыма рәхәтләнеп оекбашлар, бияләйләр бәйли идем. Хәзер күзләр күреп бетерми шул", - дип зарлана ул. Әби татарча телевизион тапшырулар, бигрәк тә музыкаль һәм яңалыклар өлешен, карый-тыңлый, моның өчен хәзер аның "текә" күзлеге дә бар. Урысчасын да карар иде, телне начар белә. Хатирә әби диндар карчык: биш вакыт намазын калдырмый, иртә-кичләрен догалар укый.
- Без кайнанам белән бер түбә астында 40 елдан артык гомер кичерәбез. Ул инде хәзер үз әниемнән дә якынрак. Хәленнән килгәнчә, миңа ярдәм итә, әйтик, мин бәрәңге әрчесәм, ул аны юа, яки кайнатырга чәйнек куеп җибәрә, - дип сөйли Хафаза апа. - Ул инде хәзер авырлык белән генә йөри, - диде Әсхәт урысчалап. Тик Хатирә әби аның сүзен кире кагып, көч куеп булса да, җитез генә фотога төшәргә башка җиргә күчеп утырды, әле табуреткасын да үзе алып килде. Ул әле көче булуын шулай раслады. Ходай кушса, 100 яшен дә тутырыр әле.
Яңа ел алдыннан район башлыгы урынбасары Наилә Закирова Хатирә әби янына бүләк һәм котлаулар ирештерергә килгән. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәттахов белән бергәләп алар Хатирә Миңнехан кызына озын гомер теләгәннәр.
Озак яшәвенең сере дә гади һәм ул күпләргә үрнәк булып тора - тирә-юньдәгеләр белән килешеп (гармониядә) яши. Моңа ничек ирешә дисезме? Аны белгән кешеләр сүзенә караганда, хезмәт сөючәнлеге һәм сабырлыгы белән - сере бары шунда.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев