Илне яктыртучылар һәм җылытучылар
Заводлар, хастаханәләр, кибетләр, предприятиеләр, оешмалар өзлексез эшләсен, урамнар якты һәм өйләребез җылы булсын өчен электр энергиясе кирәк. Һәркемгә һәр көнне кирәкле электр энергиясе белән безне энергетиклар - бик мөһим һәм батырлык сорый торган һөнәр ияләре тәэмин итеп тора. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Харис Хөсәенов белән...
-Быел район үзәгендә түбән көчәнешле ВЛ-0,4 кВ линиягә реконструкция, Чертушта (сайлап алып) һәм Чаллы Башында аларга капиталь ремонт үткәрелде. Яңа Чишмә-Зирекле участогында югары көчәнешле ВЛ-10 кВ линияләргә ремонт ясалды. Яңа төзелгән объектларга технологик кушылу буенча һәрдаим хезмәт күрсәтәбез: быел сугыш ветераннарына йорт, Акбүредә клуб, Архангел Бистәсендә ФАП, Петропавел Бистәсендә чиркәү файдалануга тапшырылды. Электр санагычларын бина тышына чыгару буенча зур күләмле эш башкарылды, бу бирелә торган электр энергиясенең сыйфатын яхшыртуга һәм урлауны киметүгә ярдәм итте. Шәхси сектор буенча ай саен кулланган электр энергиясенең 13,5% өчен исәп-хисап ясап бетерә алмадык. Халык һәм җитәкчелек тарафыннан электр энергиясен өзүгә кагылышлы дәгъва белдерелде. Моны булдырмас өчен без хәзер линияләрдәге дефектларны иртәрәк стадиядә ачыкларга тырышабыз. Быел авария булу сәбәпле 74 тапкыр утны алып торырга туры килде. Аварияләр санын киметергә, "шәрә" чыбыкларны СИПка (изоляцияле кабельгә) алыштырырга тырышабыз. 2012 елда бу эшне Яңа Чишмәдә башладык, 2013 елда федераль трасса (Акъяр, Ленино, Зирекле, Әдәмсә) буйлап алыштырачакбыз.
Әңгәмә барган арада Харис Хөсәен улы әллә ничә ашыгыч шалтыратуга җавап бирде. Бу көнне "Зубов В.С." КФХ-ның силос чокыры тирәсендә электр үткәргече өзелгән булган.
-Бездә аварияләр еш булмый үзе, ул чагында без нинди хезмәткәрләр булыр идек? Моннан алдагысы 1 декабрьдә булды - көчле яңгырдан соң Черемухово подстанциясендә фидер янып чыккан иде. Бездә кадрлар да алышынып тормый, эшчеләребез бар да үз эшен белгән, белемле кешеләр, "Челтәр компаниясе" ААҖ оештырган махсус курсларда белем эстәп торалар. Коллектив бу составта инде 10 елдан артык эшли. Быел техникум тәмамлап 4 яшь белгеч кайтты. Барлык электрчылар да 50шәр мең сум торган махсус җылы костюмнар белән тәэмин ителгән. "Челтәр компаниясе" директорларының берсе шаяртып: "Мин әле андый бәягә костюм алып кия алганым юк. Ә эшчеләрем кия", - дигән иде.
Без коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, һәммәсенә хезмәттә яңа уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез.
Әңгәмәне Ольга ИВАНОВА алып барды
Рәсемдә: "Зубов В.С." КФХ-да авария булган җиргә чыгып китәр алдыннан ремонт-эксплуатация бригадасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев