Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңүнең 70 еллыгы белән!

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы

Хөрмәтле сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле яңачишмәлеләр! Сезне Бөек Җиңү көне - юбилей белән котлыйм!
ХХ гасырдагы иң куркыныч һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңү яулавына 70 ел вакыт узып киткән. Җиңү безгә зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Яңа Чишмә районыннан гына да 10 меңнән артык кеше фронтка киткән. Районыбызның 6258 кешесе яу кырларында мәңгелеккә ятып калган һәм хәбәрсез югалган.
Бу көнне кадерле ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Сез Ватаныбызны юкка чыгарудан саклагансыз, илне һәм Көнчыгыш Европаны фашист гаскәрләреннән азат иткәнсез.
Без сугыш көйдергән җирләрне эшкәртүчеләрне, сугышчылар ач булмасын өчен басуларда алны-ялны белми хезмәт куйганнарны, фабрикаларда һәм заводларда корал ясаучыларны, тыл госпитальләрендә эшләүчеләрне һәрчак хөрмәт белән искә алачакбыз. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 20 кеше яши. Безнең төп бурычыбыз, элеккегечә, өлкән буын кешеләренә лаеклы тормыш өчен шартлар булдыру. Соңгы елларда сугышта катнашкан һәм һәлак булганнарның тол калган хатыннары - 163 кеше төзекләндерелгән торак белән тәэмин ителде, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре һәрдаим кайгырту һәм игътибар тоеп яшиләр. Без шушы матур тормышта яши алуыбыз, хезмәт итә алуыбыз белән сезгә бурычлы. Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез.
Барлык ветераннарга, дәһшәтле көннәрнең шаһитларына озын гомер, балаларына, оныкларына үз гаиләләре өчен, үзебезнең халкыбыз өчен горурлык хисе тоюларын, барлык башлангычларда уңышлар һәм имин күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев