Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирле сәяси совет составы яңартылды

25 ноябрьдә администрациянең конференц-залында "Бердәм Россия" партиясе Яңа Чишмә җирле бүлекчәсенең 23 нче конференциясенең икенче этабы узды, аны партиянең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампанияләре үткәрүдә партиянең җирле бүлекчәсенең катнашуы турында доклад белән Вячеслав Козлов чыгыш ясады.
- Безнең районда "Бердәм Рәсәй" өчен сайлаучыларның 96,7% тавыш бирде, - дип билгеләп үтте ул. - Үткән сайлау кампаниясе партиягә карата булган абруйны һәм ышанычны тагы да ныгыта төште.
- Сайлаулар алдыннан сайлаучылар белән байтак очрашулар үткәрелде, алар депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән шәхесләр белән актив аралаштылар, - диде чыгыш ясаучы. - Аралашу-сөйләшү һәр торак пунктта халык җыеннары формасында үтте. Аларда территорияләрне үстерү проблемалары тикшерелде, гражданнарның тәкъдимнәре тыңланды һәм җыелды. Җыен нәтиҗәләре буенча 100 дән артык тәкъдим керде, аның 70%ы чамасы - җирле проблемаларга, калганнары - социаль-мәдәни объектлар төзелешенә, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яктыртуга кагылышлы тәкъдимнәр булса, эшкә урнашу, яшьләр һәм мохтаҗларга торак проблемалары да бар иде.
Аларны тәфсилләбрәк карасак, 50% ы - юллар төзү һәм ремонтлау турында үтенечләр, моңа аерым игътибар бирергә кирәк, 30% ы - әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү, спорт, мәдәният белән шөгыльләнүне үтемлерәк итү.
- Региональ дәрәҗәдә хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр (мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар төзү һәм ремонтлау) алдагы елларда республиканың гамәлдә булган социаль программаларына кертеләчәк, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
- Ә муниципаль дәрәҗәдәге мәсьәләләрне без район активы белән бергәләп хәл итәчәкбез.
Чыгыш ясаучы сайлау кампаниясен шәп үткәргәннәре өчен партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьларына, партия активына, иҗтимагый берләшмәләргә, барлык партия әгъзаларына рәхмәт белдереп, киләчәктә дә системалы рәвештә нәтиҗәле эшләүләрен теләде.
Конференция делегатлары каршында сайлауларга хәзерләнү һәм үткәрү чорында сайлау штабының эше турындагы информация белән җирле сайлау штабы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин чыгыш ясады.
- Агитация чорында 16 меңгә якын газета, 8,5 мең буклет, 9 мең листовка һәм 7 мең календарь таратылган иде, - дип билгеләп үтте ул. - Халык өчен иң җәлеп иткәне - концертлар оештыру булды, яшьләр көче дә актив файдаланылды.
- 34 җыенда һәм очрашуда районның 4 меңнән артык кешесе катнашты, аларның барысы да диалог формасында үтте. Бердәм команданың көйле эш итүе уңай нәтиҗәләр бирде, - дип ассызыклады Илдар Фәйзуллин.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов конференциядә делегатлар каршында чыгыш ясап, Яңа Чишмә районында сайлаулар оешкан төстә үтүен һәм күрсәткечләрнең шәп булуын билгеләп үтте, бу исә "Бердәм Россия" партиясенә сайлаучыларның ышанычы турында сөйли.
- Республика буенча сайлаучылардан теге яки бу проблемалар буенча 2,5 меңнән артык тәкъдим керде һәм аларның үтәлеше республика җитәкчелеге контролендә торачак, - дип билгеләп үтте ул.
Аннан соң конференциядә делегатлар партиянең җирле сәяси советы составына үзгәрешләр керттеләр. Сәяси советның җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Наилә Закирова лаеклы ялга китү сәбәпле үз теләге буенча сәяси совет составыннан чыгару үтенече белән гариза язган. Делегатлар аның үтенечен канәгатьләндерделәр.
Наилә Закирова урынына партиянең сәяси советы составына яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сайланды. Аны сәяси совет составына керүе белән котладылар, уңышлар һәм актив эш итүен теләделәр.
Конференция азагында күңелле бүләкләү тантанасы оештырылды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе үсешенә саллы өлеш кертүе өчен Вячеслав Козлов һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов Наилә Закировага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Сайлау кампанияләрен уңышлы үткәрүдә үз өлешләрен керткәннәре өчен партиянең башлангыч бүлекчә вәкилләре дә Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Шуның белән "Бердәм Россия" партиясе Яңа Чишмә бүлекчәсенең 23 нче конференциясе үз эшен төгәлләде.
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев