Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирле власть халыкка хезмәт итә

24 апрельдә "Жемчужина" бассейнының конференц-залында Җирле үзидарә көненә багышланган очрашу булып узды.

Очрашуга җирле үзидарә органнары, районның муниципаль хезмәт ветераннары, хәзергесе вакытта хезмәт итүче авыл җирлекләре башлыклары һәм АҖ башкарма комитет хезмәткәрләре, район җитәкчелеге чакырылган иде. Чарада Николай Владимиров мәртәбәле кунак иде. Ул 1993 елдан башлап 1998 елга чаклы район Советы рәисе, аннан соң район башлыгы булып эшләгән. Аның ул еллардагы көрәштәше - район Советы башкарма комитеты рәисе, ә соңыннан партиянең район комитетының беренче секретаре Виталий Макаров командировкага китү сәбәпле, очрашуга килә алмаган.
Әлеге бәйрәм әле күптән түгел генә оештырылган һәм бу чара үз көчен көнен-төнен халыкка хезмәт итүгә бирүче, иң алгы позициядә торучы, үзләренең сөенечләре, проблемалары, ниятләре белән мөрәҗәгать итүче кешеләрнең гозерләрен хәл итүчеләрне хөрмәтләү дә.
Очрашуда гомерләренең дистәләгән елын шушы эшкә багышлаган кешеләрне, районның 30 еллык тарихын искә алдылар.
Экранда күрсәтелгән биографик альбом һәр авыл җирлегенең үткәне һәм яңа тормышның формалашуы, җирле үзидарәнең һәр герое турында сөйләде: шушы юнәлештә ветераннар һәм бүгенге хезмәткәрләр күрсәткән хезмәтләр турында. Хәзергесе вакытта безнең арабызда булмаучыларны да искә алдылар.
Чарага чакырылган кунакларны район башлыгы Вячеслав Козлов, шулай ук очрашуның инициаторы һәм оештыручысы - район башлыгы урынбасары Наилә Закирова сәламләделәр. Вячеслав Козлов барысын да бәйрәм белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен җирле үзидарә органары ветераннары Миңсылу Галәүетдиновага һәм Евгения Кузнецовага район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр арасында район үсешенә шактый өлеш керткән районның элеккеге җитәкчеләре Николай Владимиров һәм Виталий Макаров та бар иде. Үзенең җавап сүзендә Николай Владимиров үзе эшләгән елларны, бигрәк тә озак еллар буена иңгә-иң куеп хезмәт куйган хезмәттәшләрен: Вячеслав Козлов, Наилә Закирова, Анастасия Козлованы һәм башкаларны искә алды. Ул районның бүгенгесе көндә чәчәк атуын аерым билгеләп үтте һәм монда кайчандыр район белән җитәкчелек иткән һәм бүгенге район башлыгының өлеше зур булуын искәрде. Район башлыгы инициативасы буенча байтак еллар үз гомерен районга хезмәт итүгә багышлаган Наилә Закирова Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. "Миңа бу турыда уйламау ярамый һәм бу турыда онытырга минем хакым юк, бу безнең туган җир, бу безнең биография" - Ирина Слимова башкарган җыр сүзләре әйтерсең дә нәкъ менә аларга карата иҗат ителгән диярсең.
Матур җырлар, күңелләргә хуш килгән сценарий, сый-нигъмәтләр тулы табын кайчандыр бик популяр булган "чын күңелдән" дип аталган телевизион тапшыруны искә төшерде. Очрашуны алып баручылар Илназ Шәйхетдинов һәм Ирина Слимова, Наилә Закировалар бәйрәмнең һәр герое турында җылы сүзләр әйттеләр. Мәдәният бүлеге артистлары, Яңа Чишмә урта мәктәбе пешекчеләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендә бассейн һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре очрашуны җылы һәм кунакларның күңелләрендә озак сакланырлык итеп үткәрү өчен зур тырышлык куйганнар. Район башлыгы Вячеслав Козлов та әлеге чараның югары дәрәҗәдә үтүен ассызыклады.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев