Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске әкият яңача

27 де­кабрь­дә үт­кән ра­йон баш­лы­гы­ның чыр­шы бәй­рә­мен­дә фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар, тәр­би­я­гә һәм опе­ка­га алын­ган, ятим ба­ла­лар һәм уку ал­дын­гы­ла­ры бәй­рәм ит­те. РМЙ-ның та­ма­ша за­лын­да алар­га бик ма­тур та­ма­ша күр­сә­тел­де, бәй­рәм күч­тә­нәч­лә­ре һәм уен­чык­лар тап­шы­рыл­ды. Оль­га ИВА­НО­ВА

Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры (җи­тәк­че­лә­ре ди­рек­тор урын­ба­са­ры И. Иляш­ки­на) баш­ка­ру­ын­да "Я­ңа­ча Зо­луш­ка" әки­я­те бәй­рәм­нең "ка­да­гы" бул­ды. Ш. Пер­ро­ның та­ныл­ган әки­ят сю­же­ты дөнь­я­кү­ләм масш­таб­та за­ман­ча те­ма­га фан­та­зи­я­ләр бе­лән бик ос­та үрел­гән (компь­ю­тер, Ин­тер­нет, ТВ смарт кул­ла­нып), ак­ту­аль җир­ле те­ма­ти­ка ("Жем­чу­жи­на" бас­сей­ны­на, ра­йон­да­гы су­пер­мар­кет­лар­га һәм гү­зәл­лек са­лон­на­ры­на йө­рү) бе­лән ба­е­тыл­ган. Мон­нан "үз­гәр­тел­гән" әки­ят үзе­нең ма­тур­лы­гын югалт­ма­ган, ки­ре­сен­чә, кы­зыг­рак та ки­леп чык­кан. Ар­тист­лар үз­лә­рен ир­кен то­тып, бө­тен ос­та­лык­ла­рын эш­кә җик­те­ләр. Иң ачык пер­со­наж Зо­луш­ка­ның көй­сез кыз ту­га­ны бул­ды, бу роль­не Ксения Бай­рач­ная бик ос­та баш­кар­ды. Ба­ла­лар­ны Яңа ел бе­лән бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов кот­ла­ды. Ул һәм­мә­се­нә те­ләк­лә­ре­нең тор­мыш­ка ашу­ын, һәр ел­ны чыр­шы тө­бен­дә үз­лә­ре те­лә­гән бү­ләк­ләр­не та­бып алу­ла­рын һәм бү­ген­ге­се бү­ләк­ләр­нең хы­ял­ла­ры­на бер адым бу­лу­ын те­лә­де. Чыр­шы бәй­рә­ме­нә нык­лап әзер­лә­нү­че­ләр зур йом­шак уен­чык­лар­га ти­ен­де­ләр, ра­йон баш­лы­гы бү­ләк­ләр­не "Иң ма­тур яңа ел кос­тю­мы" кон­кур­сын­да җи­ңү­че­ләр­гә тап­шыр­ды. Ма­тур итеп ясал­ган кар­тон тарт­ма­лар бе­лән күч­тә­нәч­ләр та­ра­ту бәй­рәм­нең тө­гәл­лә­нү­ен хә­бәр ит­те. Шул ук көн­не кич үзәк чыр­шы­ны ачу тан­та­на­сы уз­ды. Ан­да мә­дә­ни­ят бү­ле­ге ар­тист­ла­ры һәм ба­ла­лар чы­гыш яса­ды. Бәй­рәм­не тө­гәл­ләп фе­йер­верк ут­ла­ры җе­мел­дәш­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев