Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Исән-имин кайтыгыз!

20 ап­рель­дә бы­ел язын Рос­сия ар­ми­я­се саф­ла­ры­на хез­мәт итәр­гә ки­тү­че ра­йон­ның 29 еге­те өчен ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­тын­да бәй­рәм - При­зыв­ник кө­не оеш­ты­рыл­ды. Оль­га ИВА­НО­ВА

Ра­йон оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, дин әһел­лә­ре, мәк­тәп­ләр һәм авыл МЙ ди­рек­тор­ла­ры, мәк­тәп уку­чы­ла­ры һәм, әл­бәт­тә ин­де, при­зыв­ник­лар­ның ту­ган­на­ры, дус­ла­ры, әти-әни­лә­ре егет­ләр­гә из­ге те­ләк­лә­рен, үгет-нә­си­хәт сүз­лә­рен җит­ке­рер­гә кил­гән­нәр. Кон­церт­ның бе­рен­че миз­гел­лә­рен­нән үк егет­ләр­не ар­ми­я­дә­ге тәр­тип­ләр бе­лән та­ныш­ты­ра баш­ла­ды­лар. Бик тиз­дән ви­де­о­фильм­да­гы хәр­би өй­рә­нү­ләр, марш ат­лау һәм, хәт­та, кух­ня­да ки­зү то­ру ке­бек эш­ләр алар­ның тор­мыш рә­ве­ше­нә әве­ре­лә­чәк. 6 егет Се­вас­то­поль­дә­ге "Сә­мум" ко­раб­лен­дә хез­мәт итә­чәк. Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да ча­кы­рылыш ба­ры­шы­на хә­зер­лә­нү бу­ен­ча бү­лек на­чаль­ни­гы яр­дәм­че­се Ра­дик Мө­хәм­мә­ди­я­ров РФ Обо­ро­на ми­нист­ры­ның хәр­би хез­мәт­тә­ге­ләр­нең за­пас­ка җи­бә­ре­лүе һәм Ко­рал­лы Көч­ләр са­фы­на чи­рат­та­гы ча­кы­ры­лу ту­рын­да­гы при­ка­зын укы­ды һәм "Чын ир бу­лыр­га ты­рыш­кан­нар өчен ар­мия - алыш­тыр­гы­сыз мәк­тәп" ди­де һәм хәр­би бу­рыч­ны ла­ек­лы үтү­лә­рен те­лә­де. Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк егет­ләр­гә үзе­нең җы­лы сүз­лә­рен җит­кер­де һәм ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты исе­мен­нән бу­ла­чак сол­дат­лар­га ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр һәм шәх­си ки­рәк-ярак­лар җы­ел­ма­сы са­лын­ган па­кет­лар тап­шыр­ды (рә­сем­дә).

Бу­ла­чак "сә­мум­чы­лар­га" Крас­ный Ок­тябрь мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры үз кул­ла­ры бе­лән ясал­ган ко­рабль ма­ке­ты тап­шыр­ды­лар. Үз­лә­ре­нең ул­ла­рын ар­ми­я­гә озат­кач, әни­ләр һәм әти­ләр һәр­чак бор­чы­лып, кай­гы­рып то­ра­лар - алар ни­чек хез­мәт итәр­ләр, мөс­тә­кыйль тормышта аның көче һәм сәла-мәтлеге җитәрме? При­зыв­ник Мак­сим Сус­лов­ның әни­се әти-әни­ләр­нең үгет-нә­сый­хәт­лә­рен җит­кер­де: "Без сез көч­ле бу­лып, өл­ге­реп, буй­га җи­теп кай­ту­ы­гыз­га ыша­на­быз", - ди­де ул. Их­ти­рам йө­зен­нән сол­дат ана­ла­ры­на чә­чәк­ләр тап­шы­рыл­ды. Зи­рек­ле­дән имам-ха­тыйб Иль­яс хәз­рәт Сө­ләй­ма­нов сәх­нә­дән то­рып, урыс­ча­лап та, та­тар­ча­лап та егет­ләр­гә хә­ер-до­га­сын иреш­тер­де. Ча­ра­га РМЙ ар­тист­ла­ры, "Шеш­мин­ка" бию ан­самб­ле чы­гыш­ла­ры ямь өс­тә­де, алар ачык слайд­лар һәм тәэ­сир­ле ви­де­о­фильм­нар бе­лән ба­е­тыл­ды. Яшь­ләр яра­та тор­ган за­ман­ча пат­ри­о­тик һәм ли­рик җыр­лар, хәр­би фор­ма-кос­тюм­нар сай­лау һәм баш­ка­ру ос­та­лы­гы эс­те­тик ка­нә­гать­лә­нү хи­се ту­дыр­ды. Азак­та при­зыв­ник­лар әти-әни­лә­ре бе­лән РМЙ кар­шын­да ис­тә­лек­кә фо­то­га төш­те­ләр. Хә­ер­ле юл сез­гә, ба­лалар, исән-имин әй­лә­неп кай­ту­ы­гыз­ны кө­тә­без!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев