Изге БӘЙРӘМ – Пукрау көне
Христианнарның Изге Богородица Пукрау бәйрәме рус халкының борынгыдан килгән яратып көткән бәйрәме: җирле Троица чиркәве Изге Богородица Пукрау хөрмәтенә төзелгән һәм изгеләндерелгән. 14 октябрьдә изге Троица чиркәвендә үткәрелгән тантанага районның православие динен тотучы авыл халкы җыелган иде. Ольга ИВАНОВА Бу көн Рус Православие чиркәүләрендә үткәрелгән иң зур бәйрәмнәр исәбендә тора...
Христианнарның Изге Богородица Пукрау бәйрәме рус халкының борынгыдан килгән яратып көткән бәйрәме: җирле Троица чиркәве Изге Богородица Пукрау хөрмәтенә төзелгән һәм изгеләндерелгән. 14 октябрьдә изге Троица чиркәвендә үткәрелгән тантанага районның православие динен тотучы авыл халкы җыелган иде.
Ольга ИВАНОВА
Бу көн Рус Православие чиркәүләрендә үткәрелгән иң зур бәйрәмнәр исәбендә тора һәм Х гасырда Константинополь чолганышы вакытында Византиядә булган гаҗәеп вакыйга хөрмәтенә билгеләнгән.
Троицк чиркәвендә Чистайдан чакырылган Сергий атакай үзенең ярдәмчесе (дьякон) һәм рухани (причт), шулай ук чиркәүнең өлкән попы Петр атакай белән бергәләп дини литургия хезмәтен башкардылар. Үз чиркәүләрендә бәйрәм гыйбадәтханәсен үтәгәннән соң, райондагы башка чиркәүләрдән дә поплар килде.
Чиркәүдә алма төшәр урын да юк иде - күпме кунак килгән, аеруча яңачишмәлеләр байтак иде.
Пукрау бәйрәмендә православие динен тотучылар Изге Анадан ярдәм сорап дога кылырга чиркәүгә гаиләләре белән баралар. Изге Ананың үз мәхәббәте белән һәр кешене яклавына, ярдәм итүенә ышаналар. Гадәт буенча шәмнәр кабызып куйдылар.
Троицк чиркәве үзе дә күпне күргән- чәчәк ату, җимерелү һәм репрессия чорларын үтәргә туры килгән аңа, әйтерсең лә, архитектураның борынгы һәйкәлен кызыксыз язмыш көткән диярсең. Әмма 2003 елда аны яңадан торгызырга кирәк дигән карарга киләләр. Халыкта "Ил төкерсә - күл була" дигән гыйбарә яшәп килә бит. Акча мәсьәләсенә килгәндә - районыбыздагы нефть оешмалары да ярдәм итә, якташларыбыз да, мәхәллә халкы да читтә калмаган, кыскасы, булышлык күрсәтүчеләр шактый булган. Чиркәүнең "икенче тормышы" турыдан-туры районның ике башлыгы эшчәнлеге белән бәйле: мәрхүм Александр Губкин инициативасы белән ул торгызыла башлаган булса, хәзерге район башлыгы Вячеслав Козлов шушы эшне дәвам иттерде. Хәзер реставрацияләнгән мәһабәт чиркәү үзенең матурлыгы белән тирә-юньне ямьләп торса, көн саен чыңлаган кыңгырау моңы шатлык өләшеп колакларны иркәли.
Троицк чиркәве бинасында гыйбадәттән соң район башлыгы Вячеслав Козлов чиркәүне торгызуга үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерде, актив хәйриячеләргә һәм меценатларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды. Өлкән поп Петр атакай үз исеменнән чиркәүне үзләренең икенче өе итеп караучы мәхәллә кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәхәллә Советы башлыгы Анастасия Козлова үз чыгышында чиркәүне төзекләндерүдә актив катнашкан яңачишмәлеләрне билгеләп үтте. Аннан соң православие динен тотучылар автобусларга утырып РМЙ-на бәйрәм концерты карарга юл тоттылар.
Әдәби-музыкаль композиция итеп бик шәп хәзерләнгән тамаша слайдлар, төрле костюмнар белән тулыландырылган, анда авылның оешу, Троицк чиркәвен торгызу тарихы сөйләнде. "Сурэкэ", "Архангельская краса", "Рябинушка", "Селяночка" халык ансамбльләреннән җыелма хор коллективы башкаруында "Златая Русь", "Благовест", "Святая Русь" җырлары яңгырады. Концерт дин тотучылар өчен зур бүләк булды. Аннан 2 каттагы фойеда аларны сый-нигъмәт тулы өстәлләр көтте, кунаклар хөрмәтенә остазлары Татьяна Лосева җитәкчелегендә якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар чыгыш ясадылар. Чара оешкан төстә, югары мәдәни дәрәҗәдә үтте.
Дин тотучылар дини сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче район башлыгы урынбасары Наилә Закирова җитәкчелегендә бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт җиткерделәр. Дини бәйрәм - җирле халыкныкы, аның төп максаты - кешеләрдә игелек һәм ышаныч тәрбияләү, шуның белән авыл кешеләрен берләштерү, дуслык җепләрен ныгыту. Шунысы сөенечле, әле ярый дөньяда шундый бәйрәмнәр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев