Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кабат газ өчен түләү турында

Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә газ хезмәте табигый газдан файдаланучы абонентларның декабрь аенда 1 нән 31 декабрьгә чаклы барлык кулланган газ өчен түләүләрен үтенә, шулай булмаганда, алар бурычлылар булып саналачак һәм түләү буенча бурычы язылган квитанция алачаклар.

Шуны онытмагыз, газ - ул товар, аны кулланган өчен нәкъ менә агымдагы исәп-хисап чорында вакытында түләргә кирәк (чөнки әлеге вакыт аралыгы җитди исәпкә алына), ә бер ай соңрак түгел. Әгәр дә абонент кулланган газ өчен түләү суммасына төзәтмә кертә икән, ул ай дәвамында үзе кулланачак газ күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләргә тиеш була (1 декабрьдән 31 енә чаклы). Бу очракта сүз аванс түләүләре хакында бармый, ә абонент тарафыннан барлык исәп-хисап чоры дәвамында кулланган газ өчен түләү турында бара. Исегезгә төшерәбез, түләү турындагы квитанцияләрдә газ хезмәте тарафыннан газ күләме уртача норматив буенча күрсәтелә. Ул компьютер программасы нигезендә һәм аерым йорт буенча уртача еллык чыгымнардан чыгып исәпләнелә.
Соңгы вакытларда менә мондый хәлләр еш булгалый. Абонент, ай башында квитанция алгач, шул ук көнне (мисал өчен, 12 сендә) яки бераз соңрак санагыч күрсәткечен алып һәм шуңа туры китереп уртача норматив буенча язылган суммага төзәтмә кертә һәм санагычтагы күрсәткеч буенча түли. Ай дәвам итә, газ 31 енә чаклы яна (чыгым), газ өчен исәп-хисап айныкы айга ясала, ә бер ай соңарып түгел. Абонент ялгыш башкача уйлый һәм автомат рәвештә бурычлылар рәтенә керә. Шуңа күрә кем дә кем квитанциядә күрсәтелгән сумманы түләргә риза түгел, санагыч күрсәткечен ай ахырында алырга, яки уртача тәүлеклек газ чыгымын мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарып, калган көннәргә тапкырлап язарга (безнең очракта 18 көнгә)һәм исәпләп чыгарылган күләм өчен түләргә тиеш була.
Кулланган газ өчен декабрьдә генә түгел, ә һәр айда шул рәвешле исәпләп чыгарып түләвегезне үтенәбез.
Яңа Чишмә газ хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев