Кадетчы исеме бирү тантанасы
Яңа Чишмә урта мәктәбе кадетчылары кадетчы исеме бирү тантансы хөрмәтенә узган паратта үзләрен чын гвардиячеләр итеп таныттылар. Быел алар санын мәктәпнең бишенче сыйныфында укучы 17 укучы тутыландырды.
Такнтаналы линейкада Суворов училищесындагы хәрби дисциплина күрсәтелде: төз рәтләр, тигез итеп маршка басу, тезелү, рапорт бирү, барабан кагу һәм сәламләүгә дәррәү: "Иптәш мәктәп директоры, сәламәтлек телибез!" дип җавап бирү - үрнәк алырдай иде. Яшь патриотларны тәрбияләү дисциплинадан башланадыр, мөгаен. Әгәр элегрәк кадетчылар сафында 2-3 класслар булса, ел саен аларның сафы үсә һәм киңәя бара. Инде кадетчылар мәктәп линейкасына тон бирәләр, хәзер ул ак-зәңгәр төсләрне берләштергән диңгезчеләр кителе, тельняшка, пилоткалардан тора. Һәр линейкада дәүләт гимны яңгырый, Рәсәй, Татарстан һәм мәктәп эләмнәрен күтәреп, тантаналы маршка басып, сборны ачалар да, ябалар да. Дәүләт символикасыннан кала, шундый патриотик бәйрәмнәрнең алыштыргысыз атрибуты - зуррак кадетчыларның чыгышлары. Бу кечрәкләре күреп, нинди булырга өйрәнсеннәр өчен. Яңа алынучылар да присяга биргәндә үзләрен кадетчы исемен йөртүгә лаек булуларын күрсәттеләр. Андыйларның сынатмаслары билгеле! Берсе дә тотлыкмады, абынмады, антны сәнгатьле итеп, кычкырып әйтте. Мәктәп директоры Ольга Лазарева кулыннан кадетчы таныклыгын һәркем зур горурлык хисе белән алды. Балаларын карарга дип әти-әниләр дә килгән иделәр. Алар исеменнән яңа кадетчыларны Оксана Рыбакова котлады, аларга рәсәй триколоры төшерелгән кечкенә әләмнәр тапшырды, башлангыч сыйныф укучылары исә "Безнең Армия" җырын башкардылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк укыган район башлыгы Вячеслав Козловның рәхмәт хатында мәктәп директоры һәм мәктәп коллективына талантлы һәм патриот яшьләр тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерелгән иде. Ул Бөтенрәсәй кадетчылар слетында һәрвакыт актив катнашып җиңү яулаганнары һәм казанышлары өчен мактады.
Бәйрәм бер тында үтте, бар да төгәл һәм көйле барды, балалар үз алларына куелган бурычны төгәл үтәделәр. Биредә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Иляшкина һәм строй хәзерлеге буенча укытучы Владимир Чернышовның да хезмәте зур. Бергәләшеп истәлеккә фотога төшкәннән соң, яңа кадетчылар хөрмәтенә чәй табыны, аннан дискотека оештырылды.
Язмага карата үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне "Яңа Чишмә" газетасы сайтында «novoshishminsk.ru» калдыра аласыз.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев