Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбер эшмәкәрләр салым түләми

Яңа Чишмә районы территориясендә продукция җитештерүче сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә 2013 елга йомгак ясалды, салымнар түләү мәсьәләсе каралды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова предприятиеләрнең эшенә тәфсилле анализ ясады.
Биш эшмәкәр икмәк пешерү белән мәшгуль. 2013 елда 1582 тонна продукция җитештерелгән (2012 елдагыдан 9%ка күбрәк). Продукциянең яртысыннан артыгы (52%) эшмәкәр Рамил Нуртдинов предприятиесенә туры килә, 24% - "Пищевик" ҖЧҖ (Нина Муханова), 16% - Гөлсинә Курмаевага һәм 8 проценты - "Кулон торг" һәм Владимир Зубовка туры килә. Әйтергә кирәк, икмәк пешерүчеләр бу нисбәттән халык ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәләр (районда 948 тонна сатылган), ә районнан читкә 637 тонна икмәк-күмәч чыгарып сатылган (2012 ел белән чагыштырганда 9%ка артык).
Икмәк пешерү белән 60 кеше шөгыльләнә (барлык предприятиеләрдә), уртача хезмәт хакы - 8800 сум, 1 млн. сум салым җыелган, бу район бюджетына кергән салымнарның 0,6%-ын тәшкил итә. Эшмәкәр Гөлсинә Курмаева район бюджетына бер тиен дә керем салымы түләмәгән, ә пекарнясында 7 кеше эшли.
Районда КМС заводы ("Просто молоко" ИК" ҖЧҖ филиалы - директоры Федор Бурчин), "Карат" СПК (Фәрит Вәлиуллин) һәм Елена Белоглазованың фермер хуҗалыгы сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. КМС заводы 340 млн. сумнан артык бәядә продукция җитештергән (2012 елгы дәрәҗәдән 26%ка күбрәк) һәм 1,6 млн. сум күләмендә НДФЛ (керемгә карап) - салым түләгән (район бюджетына җыелган салымның 0,9%-ы). Уртача хезмәт хакы 13,5 мең сум тәшкил итә. "Карат" СПК барлыгы 220 мең сум салым (төрле) түләгән (гомумрайонныкының 0,13%-ы), ә менә Елена Белоглазова ел дәвамында бернинди (НДФЛ, УСН, ЕНВД) салым түләмәгән, гәрчә бу хуҗалык 618 тонна сөт сатып алып (аннан каймак, май) пакетлы сөт ясап сәүдә челтәре аша үзебездә һәм күрше районнарда сатса да.
Өч эшмәкәр: Равил Яруллин, Елена Ермолаева һәм Андрей Комаров керамзит блок җитештерәләр. Кызганычка каршы, 2012 ел белән чагыштырганда блоклар җитештерү кимегән, бигрәк тә Андрей Комаровныкы (37%ка). Барлыгы 5,1 млн. сумлык блок җитештерелгән (2012 елда - 6 млн. сумлык). Өч эшмәкәрдән Елена Ермолаева бер сум да салым түләмәгән, калган икесе 100 мең сум чамасы салым түләгән.
Эшмәкәр Эдуард Азарян пластик тәрәзәләр (стеклопакет) ясый. Ел дәвамында ул эшләп чыгаруны 27%ка оттырып, 7 млн. сумлык продукция җитештергән (2012 елда - 5,5 млн.сумлык). Биредә 6 кеше эшли, уртача хезмәт хакы - 6500 сум, бер елда 78,7 мең сум салым түләгән, бу гомумрайон күрсәткеченең 0,05 процентын тәшкил итә.
Анализ шуны күрсәтә, кайбер эшмәкәрләр салым түләүгә җавапсыз карыйлар, керемнәрен яшерәләр, хезмәт хакларын конвертларда бирәләр. Ачыкланган хәлләр эшмәкәрлек тармагында салым һәм хокук саклау органнары өчен эш барлыгын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев