Күңеле киң аның
Яңа Чишмәдә яшәүче Анна Андреевна Никонова инде байтак еллардан бирле үз яшен яшерми: 14 июльдә аңа 90 яшь тула. Үзенең озын тормыш юлын Анна Андреевна Яңа Чишмә авылы һәм шунда яшәүче халык белән бәйли. "Монда халык бик яхшы, җире уңдырышлы, көч бирә. Мин үз авылымны яратам, монда мин үз иремне...
Анна Андреевна Никонованы район үзәгендә белмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Яңа Чишмә мәктәбендә сигез сыйныф тәмамлагач, Анна дус кызы белән Уфага бухгалтерлыкка укырга китә. Ил өчен сәяси һәм икътисади яктан җиңел булмаган 1938 нче еллар була бу. Кызларга стипендия түләүдән баш тарталар, димәк яшәү һәм укыр өчен мөмкинлек тә юк дигән сүз. Алар яңадан өйләренә әйләнеп кайталар, әмма уку мөмкинлеге булмаган белгечлек буенча Аннага үз авылында эш тәкъдим итәләр. Ул хәзерләүләр министрлыгыннан салым хезмәткәре булып эшли башлый. Еш кына һәр йорт саен йөреп, азык-төлек тапшыру буенча (сөт, бөртек, бәрәңге, йон һ.б. бик күп нәрсәләрне - авыл халкының йортында нәрсәсе бар, зарлансалар да, шуны дәүләткә соңгысына кадәр биргәннәр) халыкка недоимкалар турында хәбәр итәргә туры килгән. Анна һәркайсы белән итагатьле һәм йомшак итеп сөйләшергә тырышкан, шуның өчен дә аны хөрмәт иткәннәр. Аннан соң бу оешманы кыскарталар һәм Анна Андреевна - райсобес (пенсия фонды) хезмәтенә, аннан соң район сәламәтлек саклау бүлегенә күчә. Хезмәт стажының соңгы 26 елын Анна Андреевна Яңа Чишмә РҮХ регистратурасында эшләгән. Бу аның хезмәт юлы, ул моңа бик канәгать.
Анна Андреевна чын мәхәббәт белән кияүгә чыга. Аның ире Иван Михайлович Никонов кайгыртучан һәм гаиләсенә карата игътибарлы кеше була. 1945 елның апрелендә Иванны Удмуртиягә хезмәткә чакыралар, анда аның аяклары авырта башлый, шуннан аны Казанга күчерәләр. Озакка аерылышып тору ир белән хатынның мәхәббәтен сүрелдерә алмый, чөнки Җиңү елында июль аенда туган уллары Леня үсеп килә. Мөмкинлек табып Иван белән Анна очрашып торалар, 6 елдан соң гаилә бергә туплана, әкияттәгечә бик бәхетле яшиләр. Никоновларның 1951 елны кызлары Наталья туа, өч елдан соң Володя, тагын дүрт елдан Валера дөньяга килә. Тик әкият озакка сузылмый. Төпчекләре туып ике еллап вакыт үткәч, Иван Михайловичның авыруы баш калкыта һәм аның бер аягын кисәләр, протезлы аягы белән ул тагын 8 ел эшли, аннан икенче аягын да кисәләр. Хастаханәдә операциядән соң янына барган көннәрен искә алып, Анна Андреевна: "Иремнең күзләрендә шундый авыртуны беркайчан күргәнем юк иде", - ди. Алар бер-берсенә карап, элеккеге тормышларының инде беркайчан булмасын аңлап елыйлар. Анна иренең халәтен яхшы аңлый: нервлары кыл кебек киерелгән, ул үзенең көчсезлеге белән ризалашырга теләми. Шуңа да үзен тынычрак тотарга, иренең канәгатьсезлек белән әйтелгән сүзләренә артык игътибар итмәскә тырыша. Авыру ирнең бөтен актив тормышына нокта куя, яшь чагында ул районның комсомол оешмасы секретаре, аннан озак еллар партиянең район комитетында инструктор булып эшли. Эше күп көч таләп итә һәм ул аны жәлләми, гаиләсен, йортын да онытмый. Үзенең түземлелеге, кайгыртуы, чиксез игелеге белән Анна Андреевна ирен тынычландыруга ирешә. Алар Яр буе урамындагы иркен йортта гомер кичерәләр, ире балык тоту белән шөгыльләнә, теләгән җиренә, хатыны белән балалары үтенгән җиргә машина белән бара. Яңа Чишмәдә яңа мәктәп төзи башлагач, Никоновларга җир участогы өчен ике катлы йортта фатир тәкъдим итәләр. Алар ризалашалар: олыгайгач мал-туар асрау, бакча тоту авырлаша бара. Яңа фатирда Иван Михайлович нибары бер ел яшәп кала.
Анна Андреевна фатирда ялгызы торып кала (балалары үсеп, таралышып бетәләр), шулай да авылда туганнары, әйбәт һәм тугры дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, бик әйбәт шәфкать туташы Миләүшә, кайгыртучан социаль хезмәткәр Вера бар, балалары да еш кайтып йөриләр. Үзенең юбилей көнендә ул һәммәсен бәйрәм өстәле янына җыячак, балаларына, 6 оныгына карап сөенәчәк. Үзенең акыллы киңәшләрен биреп, уңышларына сөенеп, тугыз оныкчыгын сөеп, каенсеңелләре, дус хатыннары белән үткән тормышын искә төшерер, туганнары белән яңалыклар турында уртаклашыр. Ә алар бар да аңа әле тагын күп еллар көләч йөзе белән сөендереп яшәвен телиләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев