Кеше үз язмышына үзе хуҗа
Язмыш кешене бик күп сынаулар биреп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры - кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер аны үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсыну - димәк читтән күп факторларга бәйле булып, тормыш агымына иярү. Язмышың белән үзең идарә итү - димәк үз эшеңне, үз юлыңны табып, үз теләгеңә ирешү дигән сүз.
Зирекле кешесе Айрат Габетдинов белән без очраклы рәвештә таныштык: танышларым Яңа Чишмәдәге "Пчелка" кибетеннән юкә балы (салкын тиюдән) сатып алырга киңәш иттеләр. Безне елмаеп торган ир-ат каршы алды. "Бу вакытта кибеткә керүчеләр сирәк, ул нигездә профессионаллар һәм һәвәскәр умартачылар өчен махсуслашкан. Кышка алар, кагыйдә буларак, кирәкле әйберләрне туплап бетерделәр. Шунлыктан кибет кышкы чорда даими эшләми", - диде ул.
Гәпләшеп алгач, Айратның сәүдә белән әле күптән түгел генә шөнгыльләнә башлавы ачыкланды. Ике еллап элгәрерәк ул үзен сатучы ролендә күз алдына да китерә алмаган, ул профессиональ слесарь, озак еллар "Ямашнефть"тә эшләгән, эшеннән, хезмәт хакыннан (биш кешедән торган гаиләгә ул беркайчан да артык була алмый: хатыны, өч баласы, йорт-җире, мал-туары - бар да финанс чыгымнары сорый) канәгать булган. Бар да әйбәт кенә барган. Сәламәтлеге бераз борчып торса да, Айрат аңа игътибар итмәгән, авыртыр да узар әле, дип уйлаган. Ә авыру көчәя генә барган, бу вакытта исә аңа әле 40 яшь кенә була. Озакка сузылган дәваланулар, тернәкләнү чорында Айратның янәшәсендә гаиләсе, туганнары, дуслары булган. Һәркем булдыра алганча аңа физик һәм рухи ярдәм күрсәткән. Айрат үзе дә холкы белән оптимист кеше. Телевизор карап диванда ятуны үзенә гадәт итеп алмый. Дустының, профессиональ умартачы Сергей киңәше белән "умарта корты терапиясен" кабул итә башлый, бу бик үк рәхәт процедура түгел, шулай да аңа сихәте тигән. Олы улы Камил белән алар Сергейның умарталыгында еш булалар, булдыра алганча аңа булышалар, эшнең нечкәлекләренә өйрәнәләр.
Язын исә Габетдиновлар бакчасында умарта оялары пәйда була. Бик үк авыр булмаса да, эше күп, күп вакыт һәм тиз арада эшләүне таләп итә.Ялгызы гына бу эшне башкару Айратның көченнән килмәс иде, әмма аның янәшәсендә ярдәмчеләре - балалары бар. Айрат бакчада булган кызык хәлләр турында искә алып үтте: бервакыт ул кызы Камиләгә бал кортларына су куярга кушкан, ә кыз исә ярты чиләк су алып чыккан. Тиздән кечкенә Сәриясе дә булыша башлар, әлегә ул умарта оялары артында качышлы уены уйнау белән мәшгуль.
Умартачылык белән шөгыльләнү өчен кирәк-яракларны, махсус җайланмаларны баштагы вакытларда дусты биреп торган. Ә аннан соң кәрәз, рама, саклагыч костюм һ.б. кирәкле әйберләрне каян алырга дигән сорау туган. Районда андый кибет юк, ә Чистайга гел йөреп булмый. Шулай итеп әлегә кадәр беркем дә үз өстенә йөкләмәгән эшне - кибет ачарга карар кылганнар: райондагы умартачыларга да яхшы булачак, үзенә дә умартачылык белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек туачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев