Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләре – шул ук, сораулар – башка

Акъяр авылы - безнең районның визит карточкасы - ул федераль трасса буйлап урнашкан, шуңа да аңа игътибар да аерым - каныгучан. Авылның, кешегә булган кебек, матур һәм каралган булып күренәсе килә. Акъяр халкы бу хакта онытмый һәм алар үз авылларын матур итәргә һәм төзекләндерүгә көчләрен дә, акчаларын да кызганмыйлар. Акъяр...

Акъяр авылы - безнең районның визит карточкасы - ул федераль трасса буйлап урнашкан, шуңа да аңа игътибар да аерым - каныгучан. Авылның, кешегә булган кебек, матур һәм каралган булып күренәсе килә. Акъяр халкы бу хакта онытмый һәм алар үз авылларын матур итәргә һәм төзекләндерүгә көчләрен дә, акчаларын да кызганмыйлар.
Акъяр авыл җирлегенең 48 нче утырышы 15 гыйнварда Мәдәният йортында булып узды. Анда авылдагы барлык кеше дә чакырылган. Утырышта АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин һәм башкарма комитет депутатлары да катнашты. Утырышка зарлану һәм үзләре өчен нәрсә дә булса таләп итү өчен түгел, ә барысы өчен дә мөһим проблемаларны бергәләшеп хәл итү өчен килүләре күренеп тора иде. Шуңа да 2014 елга куелган барлык бурычлар җирле власть тарафыннан халык белән бергәләшеп үтәлгән, ә 2015 елга авыл халкының яшәеше тагы да уңайлырак булсын өчен яңа планнар кертелгән.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова утырышка йомгак ясады. -Асфальт юлы, төзекләндерелгән чишмәләре, тәртипле, актив һәм җаваплы кешеләре булган райондагы бердәнбер авыл. Шуңа да үзләренең тарихлары белән бай алар. Матди яктан да тәэмин ителгәннәр - бу хакта булган автотранспорт саны, торак йортларның яхшы каралган булуы ачык сөйли. Сөтне генә дә 7 млн. сумлык сатканнар. Авыл яши, үсә, димәк ул картаймаячак.
Соңыннан юбилярларга, авыл территориясендә байтак еллар эшләүчеләргә, иң яхшы сөт тапшыручыларга, химаячеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев