Киләчәккә бурычлар билгеләнде
Җомга көнне РМЙ-да укытучыларның ел саен үткәрелә торган август конференциясе булып узды. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Иң әйбәт укытучылар һәм мәктәпләр бүләкләнделәр. Конференцияне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Евгений СТАРОВ Педагогларның август киңәшмәсендә ТР буенча кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча...
Җомга көнне РМЙ-да укытучыларның ел саен үткәрелә торган август конференциясе булып узды. Киңәшмәдә узган елга йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Иң әйбәт укытучылар һәм мәктәпләр бүләкләнделәр. Конференцияне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Евгений СТАРОВ
Педагогларның август киңәшмәсендә ТР буенча кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе Марина Потяшина һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Оксана Умарова катнашты. Мәдәният йорты фойесында район мәктәпләре казанышларыннан күргәзмә оештырылган иде, балалар иҗаты (тәфсилләбрәк киләсе саннан укырсыз) күрсәтелде, конференция кунакларын урамга чыгып биюләр, кулдан ясалган планерлар очыртып каршы алдылар. Җитди сөйләшү башланганчы сәхнәне балалар биләде, алар матур чыгышлары белән бәйрәм рухы өстәделәр, җыелган педагогларның кәефләре күтәрелеп китте. Сәхнәгә чакырылган өч яшь укытучыга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
"2010-2015 елларга ТР-да мәгарифне үстерү стратегиясе бурычларын тормышка ашыру кысаларында район мәгариф системасын үстерү" темасына төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Мөбәракшина чыгыш ясады. Узган елда үзгәртеп коруларның күп булуы әйтеп үтелде, тулаем, үсештә уңай динамика күзәтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 683 бала тәрбияләнә, реконструкция ясаганнан соң Ленино балалар бакчасында - 20, район үзәгендә 20 балага урын булган, ясле төркеме ачылган, 1 сентябрьдән "Крепыш" сәламәтләндерү бакчасы ачыла. Быел беренче мәртәбә 4 сыйныфларда "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре" курсы кертелә. Педагоглар эшчәнлегендә талантлы балаларны ачыклау һәм ярдәм итү төп юнәлеш булып тора. Республика олимпиадаларында катнашкан 49 укучының 7-се призлы урыннар яулаган. Зирекле лицее, Чаллы Башы, Шахмай, Яңа Чишмә мәктәп-гимназиясе укучылары югары хәзерлек дәрәҗәсе күрсәткәннәр, Зирекле лицееннан ике укучы "Авылның талантлы 100 баласы" социаль акциясе стипендиясенә ия булган. Районда рус теле һәм математикадан БДИ тапшыру нәтиҗәләре республикадагы күрсәткечләрдән югары, тик биология белән географиядән әле тырышасы бар. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү эштә мөһим юнәлеш булып тора. Укучыларның индивидуаль сәләтләрен үстерү һәм файдалы хезмәткә җәлеп итү мөмкинлеге тудыру өчен (шул исәптән туклану өчен укучыларны витаминнар белән тәэмин итүче мәктәп яны участокларында) мәктәп инфраструктурасын дәрестән соң актив файдаланырга кирәк. Докладта укучы шәхесен формалаштыру, укучыларга әхлак, физик һәм эстетик тәрбия бирү эшчәнлегенең бөтен якларына анализ ясалды. Мәгариф системасында куелган бурычларны үтәү өстендә 410 педагог хезмәт куя. Елдан-ел аларның белем бирү дәрәҗәсе арта, квалификацияләрен күтәрү курсларында укучылар саны да арта. Конференциядә чыгыш ясаучылар докладны тулыландырып, эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен яктырттылар. Инглиз телен камилләштерү буенча проектта катнашу турында Черемухово мәктәбе укытучысы Светлана Корнева сөйләде. Әдәмсә урта мәктәбе укытучысы Михаил Борисов укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү эше турында бәян итте. Гимназия директоры урынбасары Гүзәл Сабирҗанова эстетик-сәнгать тәрбиясе бирү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Мария Уламасова балалар сәламәтлеген саклау һәм ныгыту проблемасы буенча ата-аналар белән эшләү турында сөйләде, РҮХ баш табибы урынбасары Рәфис Вафин сәламәт тормыш рәвеше булдыруда, балаларда ачыкланган авыруларны дәвалауда тыгыз хезмәттәшлек итүгә чакырды. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Оксана Умарова педагогларга ТР да югары белем бирү системасы турында сөйләде, һәммәсен яңа уку елы башлану белән котлады.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәләне тикшерүне төгәлләп, район башлыгы Вячеслав Козлов мәктәп директорларына, педагогларга, ата-аналарга һәм иганәчеләргә мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, булдырылганны саклап тотарга чакырды. Кышын кирәкле җылылык режимын тәэмин итү бик мөһим. Мәктәпләрне үзгәртеп кору турында сөйләгәндә район башлыгы башлангыч мәктәп һәр торак пунктта булачак, балаларны йөртүдә күзәтчелек итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Барлык укучылар кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш. Балаларны һәр көнне бушлай сөт белән тәэмин итү мәсьәләсе карала. Балалар арасында һөнәри юнәлеш буенча аңлату эшләре алып барырга, районга кирәкле механизатор кадрлар әзерләү өчен һөнәр училищесы мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк.
Яңа курс педагогларын укытырга һәм аттестацияләргә кирәк, чөнки дин - бик четерекле эш. Белем бирүгә район бюджетының 38 проценты сарыф ителәчәк. Бер укучыны укыту чыгымы уртача республика буенча күрсәткечтән шактый арта.
Район башлыгы шулай ук районда быел тормышка ашырылачак проектлар, авылны яңадан социаль үзгәртеп кору, авыл товар җитештерүчеләрнең эшләре турында хәбәр итте, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
"Иң яхшы укытучы" номинациясендә грант алучылар: Шахмай мәктәбенең физкультура укытучы Рөстәм Мифтахетдинов, Зирекле лицееннан музыка укытучысы Люция Захарова, Черемухово мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Шабалдина, гимназиядән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хәлиуллина, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Холина, Яңа Чишмә урта мәктәбеннән ТИН укытучысы Владимир Чернышов.
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Лилия Росинская (Петропавел мәктәбе), "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә -Александр Еронтьев (Яңа Чишмә мәктәбе), "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә иң яхшы педагог" номинациясендә - Любовь Ерохина (Петропавел балалар бакчасы), "Иң яхшы яшь педагог" номинациясендә - Светлана Корневалар (Черемухово мәктәбе) җиңүче дип танылдылар.
Дару үләннәре җыю буенча Волчья Бистәсе (Николай Темников), Тубылгы Тау (Владимир Валасеев), Акбүре мәктәбе (Харис Латыйпов) директорлары һәм шушы мәктәпләрдән иң яхшы җыючылар Татпотребсоюз премияләре алдылар.
Зирекле лицееннан физика һәм математика укытучысы Зәкия Кашапова "РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" исеменә лаек булды. Петропавел мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Пашутина һәм Тубылгы Тау мәктәбеннән физкультура укытучысы Ринат Гатин РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Конференциядә үткән уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр билгеләп үтелде. Беренче урын гимназиягә, икенче - Зирекле лицеена һәм өченче урын Чаллы Башы мәктәбенә бирелде. Яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшы белем бирү учреждениеләре булып гимназия һәм Шахмай (беренче урын), Яңа Чишмә урта мәктәпләре (икенче урын) коллективлары танылды. Балалар бакчалары арасында Архангел Бистәсеннән "Әкият" балалар бакчасы коллективына тиңнәр булмаган, икенче урында Яңа Чишмәдән "Ландыш" балалар бакчасы, өченче урында Черемуховодан "Каенкай" балалар бакчасы. Аларга грамоталар һәм сертификатлар (акчалата), ә директорларга һәм мөдирләргә премияләр тапшырылды. Чертуш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы һәм Яңа Чишмәдән "Кояшкай" балалар бакчасы коллективының эше (хәзерлек буенча) аерым билгеләп үтелде. Мәктәп яны участоклары арасындагы конкурста беренче урынны Чуваш Чабаксары коллективы алды, икенче - Красный Октябрь коллективы, өченче - Тубылгы Тау мәктәбе коллективы. Традиция буенча конференциядә юбиляр укытучылар да бүләкләнде.
Конференция нәтиҗәле һәм файдалы төстә узды һәм азакта бертавыштан конференция эше буенча резолюция кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев