Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәккә бурычлар куелды

18 фев­раль­дә җир­ле авыл мә­дә­ни­ят йор­тын­да 2012 ел­да эш­лән­гән эш­ләр һәм агым­да­гы ел­га бу­рыч­лар ту­рын­да Че­ре­му­хо­во авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты от­чет тот­ты. АҖ Со­ве­ты­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шын­да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды. Авыл җир­ле­ге Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты от­че­тын­да авыл­да­гы бар­лык уч­реж­де­ни­е­ләр эше­нә тәф­сил­ле ана­лиз ясал­ды. Бу...

18 фев­раль­дә җир­ле авыл мә­дә­ни­ят йор­тын­да 2012 ел­да эш­лән­гән эш­ләр һәм агым­да­гы ел­га бу­рыч­лар ту­рын­да Че­ре­му­хо­во авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты от­чет тот­ты. АҖ Со­ве­ты­ның ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шын­да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды.

Авыл җир­ле­ге Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты от­че­тын­да авыл­да­гы бар­лык уч­реж­де­ни­е­ләр эше­нә тәф­сил­ле ана­лиз ясал­ды. Бу хак­та АҖ баш­лы­гы ва­зый­фа­сын баш­ка­ру­чы Еле­на Кор­не­ва сөй­ләп үт­те. ШЯХ-ны үс­те­рү, тер­ри­то­ри­я­ләр­не тө­зек­лән­де­рү мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рап тик­ше­рел­де.

Де­пу­тат­лар кор­пу­сы үт­кән ел­да тер­ри­то­ри­я­ләр­не со­ци­аль үс­те­рү­нең ти­рән­тен өй­рә­нел­гән прог­рам­ма­сы бу­ен­ча эш­лә­гән. Со­вет­ның 7 уты­ры­шын­да эш­чән­лек­нең төп юнә­леш­лә­ре бу­ен­ча 22 мәсь­ә­лә ка­рап тик­ше­рел­гән. Шу­лай ук җә­мә­гать­че­лек Со­ве­ты, ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты һәм ве­те­ран­нар Со­ве­ты эш­лә­гән.

2013 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на авыл җир­ле­ген­дә 280 йорт­та 791 ке­ше исәп­лә­нә. Да­и­ми рә­веш­тә авыл­да 698 ке­ше яши. Авыл тер­ри­то­ри­я­сен­дә эш­кә сә­ләт­ле 395 ке­ше исәп­лә­нә, шу­ның 324 се эш бе­лән мәш­гуль. 70 яшь­тән өл­кән бул­ган ке­ше­ләр - 111, ба­ла­лар - 131. 2012 ел­да 7 ба­ла ту­ган, 14 ке­ше­не җир­лә­гән­нәр. Шу­лай итеп, үлем-ки­тем туу­чы­лар­га ка­ра­ган­да ике тап­кыр­га күб­рәк. Ха­лык­ның эш бе­лән тәэ­мин ител­гән­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­гән­дә, авыл тер­ри­то­ри­я­сен­дә 36 эш­сез ке­ше бу­луы, тик 2 ке­ше­нең ге­нә Мәш­гуль­лек үзә­ген­дә тер­кәл­гән бу­луы бил­ге­ләп үтел­де. Үз­мәш­гуль­лек прог­рам­ма­сы бу­ен­ча 2 ке­ше шө­гыль­лә­нә, 90 ке­ше авыл­дан чит­тә эш­ли. Ха­лык­ның күп­че­ле­ге "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­да хез­мәт куя.

2011 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ха­лык­та МЭТ, дуң­гыз­лар һәм са­рык­лар са­ны арт­кан, әм­ма 36 ху­җа­лык­та (йорт­та) тер­лек­не бө­тен­ләй ас­ра­мый­лар, ә 75сен­дә - та­вык­лар да ку­ян­нар гы­на.

Чы­гыш ясау­чы 2012 ел­да бюд­жет­ның үтә­ле­ше­нә ана­лиз яса­ды, са­лым­нар җыю, ШЯХ-ны үс­те­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә тук­тал­ды (ШЯХ кре­дит­ла­ры би­рү бу­ен­ча Че­ре­му­хо­во Бис­тә­се ра­йон­да соң­гы урын­нар­ның бер­сен би­ли- 100 йорт­ка 10 кре­дит, бар­лы­гы ни­ба­ры 28 кре­дит алын­ган), һәр бюд­жет уч­реж­де­ни­е­се­нең эше­нә ха­рак­те­рис­ти­ка бир­де.

2012 ел­да авыл тер­ри­то­ри­я­сен­дә 2 ки­ло­метр суүт­кәр­геч алыш­ты­рыл­ган, 10 - гид­рант, 60- яңа як­тырт­кыч, 7 - электр са­на­гы­чы, 8 тай­мер ур­наш­ты­рыл­ган. Су бе­лән тәэ­мин итү һәм электр бе­лән як­тыр­ту­ны ях­шыр­ту бу­ен­ча эш­ләр бы­ел да дә­вам ит­те­ре­лә­чәк.

Мәк­тәп ди­рек­то­ры Ва­лен­ти­на Кур­ба­то­ва һәм ба­ла­лар бак­ча­сы мө­ди­ре Еле­на Саль­ци­на мәк­тәп һәм ба­ла­лар бак­ча­сы­ның эш­лә­ре ту­рын­да чы­гыш ясап, от­чет­ны ту­лы­лан­дыр­ды­лар.

Уты­рыш­та шу­лай ук по­ли­ци­я­нең учас­ток инс­пек­то­ры, өл­кән лей­те­нант Ил­гиз Мох­та­ров от­че­ты да тың­лан­ды, авыл­да җи­на­ять­че­лек дә­рә­җә­се­нең әле һа­ман юга­ры бу­луы бил­ге­ләп үтел­де (ел бу­е­на 5 җи­на­ять).

Азык бе­лән тәэ­мин итү бу­ен­ча би­рел­гән ха­лык со­рау­ла­ры­на "Ку­лон" аг­рофир­ма­сы­ның яңа бил­ге­лән­гән ген­ди­рек­то­ры Ли­нар Ша­маг­су­мов җа­вап бир­де.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов җы­е­лу­чы­лар­ны 2012 ел­да ра­йон­да­гы эш нә­ти­җә­лә­ре һәм бы­ел­гы­сы ел­га бу­рыч­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды, авыл хал­кы­ның күп­сан­лы со­рау­ла­ры­на җа­вап­лар бир­де.

Черемухово авыл җир­ле­ге Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның эше ка­нә­гать­лә­нер­лек дип та­ныл­ды. Ак­тив тор­мыш рә­ве­ше алып ба­руы һәм авыл­ның җә­мә­гать тор­мы­шын­да кат­на­шуы өчен Вя­чес­лав Коз­лов Ле­о­нид Еро­фе­ев­ка - ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сын, ә Га­ли­на Мо­ро­зо­ва­га Рәх­мәт ха­ты тап­шыр­ды. Че­ре­му­хо­во мәк­тә­бен­дә пе­шек­че бу­лып эш­ләү­че Ра­и­са Ко­но­ва­ло­ва күпь­ел­лык һәм на­мус­лы хез­мә­те өчен авыл җир­ле­ге баш­лы­гы­ның Рәх­мәт ха­ты бе­лән бү­ләк­лән­де (рә­сем­дә). Еле­на Кор­не­ва ту­ган көн­нә­рен бил­ге­ләп үтү­че авыл­даш­ла­ры­на бү­ләк­ләр тап­шыр­ды һәм кот­лау сүз­лә­рен иреш­тер­де.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X