Киләсе ел уңышына әйбәт нигез
Чәршәмбе көнне "Татарстан" агрофирмасының Чертуш бүлекчәсендә көзге культуралар астына туфрак хәзерләү һәм көзге чәчү мәсьәләләренә кагылышлы семинар-киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Семинар башланганчы без "Татарстан" агрофирмасының Чертуш бүлекчәсе белән идарә итүче Илдар Гыйльметдинов белән очрашып, аннан бүлекчәдә көзге чәчүнең ничек баруы белән кызыксындык.
- Механизатор Иван Волков арыш чәчү белән мәшгуль, МТЗ-1221 тракторында ул бу эшне 200 гектар мәйданда башкарды инде. Бүлекчәдә барлыгы 1050 гектар көзге культуралар чәчү планлаштырыла, шуларның 500 гектарын арыш алса, калганнарына көзге бодай чәчеләчәк. Әлегә 600 га мәйданда җир хәзерләнгән, бу эштә куәтле К-744 тракторында Хәмит Шәрифуллин мәшгуль, - дип искәрде идарәче. Семинар башланганчы Илдар үз бүлекчәсендәге агымдагы эшләр турында да сөйләде. Район башлыгы Вячеслав Козлов авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә һәм агрономнарга урып-җыюның барышы, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә булган агымдагы башка эшләр турында мәгълүмат бирде. "Россельхозцентр" ФГПУ-ның район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин көзге культуралар астына туфрак хәзерләүнең сыйфаты, технологияне үтәү һәм чәчүнең оптималь сроклары турында сөйләде.
- Көзге культуралар мәйданы бөртекле культуралар мәйданының 40 процентыннан да ким булмаска тиеш. Мәйданнар сайлауга, аннан алда басуга нәрсә чәчелгән булуына игътибар итәргә кирәк. Орлыкларны күмдерүдә таләп ителгән тирәнлекне (4,5-5 см) саклап, без уҗымнарны туңудан саклыйбыз, - дип искәрде ул.
- Сыйфатлы, тикшерелгән һәм агуланган орлыклар гына чәчәргә кирәк. Кызганычка каршы, бар да моны аңламый, - диде Рәфис Зиниятуллин. Киңәшмәдә "Татарстан" агрофирмасының баш агрономы Илдар Хәбибуллин - агуланмаган орлыклар белән, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ баш агрономы Юрий Петров тикшерү үтмәгән орлыклар белән чәчү чәчтергәннәре өчен тәнкыйтькә тотылдылар.
- Быел бөртекләр ач, шуңа чәчү нормасын исәпләп чыгарырга кирәк. Бу исә анализ нәтиҗәләре булганда гына мөмкин, - дип басым ясады чыгыш ясаучы.
- Тикшерү үтмәгән орлыклар чәчкән хуҗалыкларга минераль ашламалар сатып алуга субсидия бүлеп бирелмәячәк, - дип ассызыклады район башлыгы. Шулай ук ул игътибарны авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда техника куркынычсызлыгын үтәүнең зарурлыгына юнәлтте. Хәзер район кырларында киләсе ел уңышына нигез салына, димәк көзге игеннәрне чәчүгә игътибар даими булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов үзенең чыгышында сөт җитештерү мәсьәләләренә тукталды.
Киңәшмә азагында Вячеслав Козлов җыелган халыкны "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә актив катнашырга чакырды.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев