Кирәкле хезмәт
Якшәмбе көнне халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район үзәгендә һәм кайбер торак пунктларда яшәүче халыкка Рәфис Хөснуллин җитәкләгән "Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ төп хезмәтләрне күрсәтә. Евгений СТАРОВ
Коммуналь хезмәт күрсәтү коллективы һөнәри бәйрәмнәрен әйбәт күрсәткечләр белән каршылый. 2011 елда алынган табыш 312 мең сум тәшкил иткән, кулланучыларга 312 мең куб.метр су җибәрелгән, 69 мең куб.метр агып җыелган су кабул ителгән. Халык арасында 1750 абонент һәм оешмалар арасында 64 абонент су белән тәэмин ителә. Район үзәгендә яшәүчеләр, Акбүре, Екатерина, Черемухово Бистәләре, Красный Октябрь, Новопоселенная Лебедка һәм Екатериновка авыллары халкы су белән тәэмин ителә. 1207 абоненттан һәм 25 оешмадан су чыгару оештырылган. ТКХ КПП балансында административ биналарны һәм учреждениеләрнең кайберләрен җылылык белән тәэмин итүче модульле котельныйлар тотыла. Узган ел район җитәкчелеге ярдәме белән район үзәгендә 2 километр һәм шушы оешма хезмәт күрсәткән район авылларында 2 километрдан артыграк суүткәргеч алыштырылган, берничә су бирү башнясында җиһазлар үзгәртелгән. Халыкны су белән тәэмин итүдә төп проблема - суүткәргеч челтәрләренең нык тузган булуы, үткән елда гына да 100дән артык урында суның саркып югалуы бетерелгән һәм бу атнада без район үзәгендәге шундый урыннарның берсендә эшләүче ремонтчылар бригадасын очраттык. Киләсе ел планында суүткәргечләрне алмаштыру буенча эш дәвам иттереләчәк. Коммуналь оешма коллективында барлыгы 36 кеше исәпләнә, узган ел белән чагыштырганда эшләүчеләр саны 12 кешегә кимегән (объектларда автоматлаштыру кертү хисабына). Су җибәрү җайланмаларында слесарьлар: Анатолий Тарбанов, Николай Темников, Александр Мельниковлар намуслы эшлиләр. Суның саркып югалуын бетерүдә экскаваторчы Петр Маланчев, махсус машина шоферы Валентин Гогольков яхшы эшлиләр. Электр хуҗалыгы өчен Валентин Абрамов җавап бирә. Зинаида Писцова белән Зәйнәп Нуруллина бухгалтер һәм икътисад эшен грамоталы төстә алып баралар.
ТКХ КПП коллективы халыкка тормыш өчен әһәмиятле хезмәтләр күрсәтә. Без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәктә халыкка хезмәт күрсәтүне тагы да яхшыртуларын телибез.
Рәсемдә: слесарь В. Суворов, шофер В. Гогольков, баш инженер Н. Пузиков, җитәкче Р. Хөснуллин, шофер В. Пузиков, токарь В. Павлухин.
һөәүңҗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев