КМС заводы эшли башлаячак
Үткән чәршәмбедә КМС заводы хезмәткәрләренең гомуми җыелышы булып үтте, анда 2012 елга йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар куелды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.
Завод директоры Федор Бурчин конкрет саннарда һәм мисалларда үткән ел өчен завод эшенә анализ ясалды. Төп күрсәткеч - ул сөт хәзерләү. Барлыгы 20 мең тоннадан артык сөт хәзерләнгән (2011 елга карата 106%), шул исәптә 4480 тонна - югары сорттан, 12000 т - 1 сорт, 3550 т - II сорт һәм 58 тонна - сортсыз сөт. 700 тоннадан артык май һәм 860 тонна коры сөт сатылган, сатудан кергән акча - 268 млн. сум (2011 елга карата 93%). Табыш 23 млн. сум (2011 елда - 42 млн. сум), рентабельлелек - 9,7% тәшкил иткән. Заводта уртача хезмәт хакы - 11 мең 500 сум (2011 елдагыдан бераз югарырак).
Кызганычка каршы, көз көне заводны туктатырга туры килде, эшчеләрнең бер өлеше ялга китте, заводның халыкка сөт өчен бурычлары җыелды. 30 гыйнварга завод халыкка 2,2 млн. сум акча тиеш һәм якын көннәрдә әлеге бурыч капланачак. "Вамин-Татарстан"ның яңа җитәкчесе карары нигезендә район башлыгы булышлыгы белән КМС заводы 30 гыйнвардан мөстәкыйль рәвештә эшли башлаячак, ягъни май, коры сөт җитештерәчәк һәм базарда сатачак, әмма рентабельлек 17 проценттан да түбән булмаска тиеш. Шулай ук пар казаннарын, калориферларны алыштыру буенча ремонт эшләре дә алып барырга кирәк. Бүген заводта 74 кеше эшли, кимендә 10 кешегә эш урыны бар. Завод көн саен 41 тоннадан артык сөт кабул итә һәм соңгы вакытларда аның сыйфаты яхшырды (иң чиста югары сортлы сөтне "Вәлиев Ф.Р." КФХ тапшыра).
Ф.Т. Бурчин шулай ук территорияне төзекләндерү (чәчәк түтәлләре, клумбалар ясау, коймаларны яңарту һәм буяу һ.б.) мәсьәләләренә тукталды, коллективның район үзәгендәге җәмәгать тормышында катнашуы турында да әйтеп үтте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең чыгышында районның икътисадый үсеш мәсьәләләренә, яңа төзелешләр, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын капиталь ремонтлау, авыл товар җитештерүчеләре күрсәткечләре турында сөйләде. Шунысы сөендерә, халыкта МЭТ саны арта бара (5112 баш, шул исәптә 2200 баш сыер), ел дәвамында 130 яңа автомашина сатып алынган, (хәзер һәр икенче йортта машина бар), "Ветераннарга - торак", "Кулай мохит", "Чиста су", "Авыл юллары" һ.б. федераль һәм республика программаларын үтәү эше дәвам иттереләчәк. Шулай ук КМС заводыннан алып авылның сәүдә үзәгенә чаклы яктырткычлар кую һәм тротуар ясау планлаштырыла.
- Район җитәкчелеге заводның тулы куәткә эшләп китүе өчен тырыша, - диде район башлыгы. -Әмма заводның маркетинг хезмәте дә продукция сату базарында үзен күрсәтә белергә (ышанычлы партнерлар табарга, файда китерә торган контрактлар төзергә) һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттыру өстендә эшләргә тиеш.
Җыелыш азагында В.М. Козлов завод эшчеләренең сорауларына җаваплар бирде.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев