Коллективлар шәп чыгыш ясады
Райондагы үзешчән сәнгать коллективларының иҗади отчетлары 25 мартта - нәкъ менә Мәдәният хезмәткәрләре көнендә башланып китте. Бу көнне Шахмай АМЙ-да Шахмай авыл җирлегенә керүче Шахмай, Чертуш һәм Чаллы Башы коллективлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышлар башланганчы авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякупов барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иҗади уңышлар теләп,...
Райондагы үзешчән сәнгать коллективларының иҗади отчетлары 25 мартта - нәкъ менә Мәдәният хезмәткәрләре көнендә башланып китте. Бу көнне Шахмай АМЙ-да Шахмай авыл җирлегенә керүче Шахмай, Чертуш һәм Чаллы Башы коллективлары үз осталыкларын күрсәттеләр.
Чыгышлар башланганчы авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякупов барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иҗади уңышлар теләп, өч АМЙ директорына да истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук тамашачыларга (ә алар зал тулы иде) һәм жюрига авыл җирлеге (АҖ) башкарма комитетының эшчәнлеге, социаль-мәдәни учреждениеләрнең эше турында сөйләде, өч авылның да иҗат коллективлары район һәм республика күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашалар, дип билгеләп үтте. - Аларның иҗади эшләре өчен әйбәт шартлар тудырылды. Чаллы Башы АМЙ-на капиталь ремонт үткәрелде, агымдагы елда Чертушта 100 урынлык клуб төзелә, - диде авыл башлыгы.
Хуҗалар хокукында беренче булып шахмайлылар чыгыш ясады. Элеккеге авыл мәдәният йорты директоры Хамис Мөхәммәдиев башкаруында якташлары - шагыйрь Нәкыйп Галимов сүзләренә язылган туган як турындагы җыр тамашачыларны әсир итте. Үз көчләре белән алар бу җырга клип төшергәннәр, ул бик әйбәт чыккан.
Тамашачылар барлык үзешчән артистларның чыгышларын җылы каршыладылар, бигрәк тә сәхнә ветераннары Флюр Гыйльметдинов, Алсинә Лотфуллина, Гөлүсә һәм Хамис Мөхәммәдиевлар, Рузалия Лотфуллина башкарган җырлар истә калырлык иде. "Яшьлек" вокаль ансамбле, "Импульс" һәм "Ләйсән" бию төркемнәре, "Тургай" гармунчылар ансамбле һәм "Сөмбелә" фольклор ансамбле дә әйбәт чыгыш ясады. Укучылар көче белән күрсәтелгән скетч кызыклы буласы булган, тик ул тиешенчә әзерләнмәү сәбәпле чиле-пешле чыкты. Шуны да әйтергә кирәк, шахмайлылар регламентка сыеша алмадылар, аларның чыгышлары 45-50 минут урынына сәгать ярымга сузылды.
Икенче булып Чертуш иҗат коллективы чыгыш ясады. Күрсәтелгән әдәби-музыкаль композиция начар түгел иде. Концертны алып баручылар: Рәмзия Мусина белән Рашат Зарипов сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар. Тамашачылар Айсылу белән Зөһрә дуэтын, Хәйруллиннарның гаилә дуэтын, "Тамчы" балалар бию ансамбле чыгышын җылы каршыладылар, Рашат Зарипов һәм Альбина Абдуллина чыгышлары да күңелләргә хуш килде.
Чертушлылар чыгышы да шома гына бармады, кайбер башкаручылар үзләрен киеренке тоттылар, эчкерсезлек, дәрт җитенкерәмәде, жюри әгъзалары да моңа игътибар иттеләр. Чаллы Башы коллективының чыгышы тагы да хәзерлеклерәк булды. Программа регламентка сыешты һәм ул бер сулышта үтте. Авылдашларының бакчасына метеорит төшүне чагылдырган сәхнә әсәрен дә кертеп, үзешчән артистлар үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. "Талир тәңкә", "Наз" вокаль ансамбльләре, Рәйсә Усманова, Гөлинә Гыйльманова һәм Энҗе Дәүләтшина дуэты башкаруындагы җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Ә менә "Универсиадага әзерлек" дип аталган скетчны, кызыклырак булсын өчен, бераз "шомартасы" бар.
Кайбер чыгышларга карата тәнкыйть сүзләре (кисәтүләр) әлеге язма авторының шәхси фикере генә. Гомумән алганда, барлык коллективлар да лаеклы чыгыш ясады.
Коллективлар чыгышында барлык авылларда да гармунчылар ансамбле булуы бик тә сөендерә.
Быелгы иҗат отчетлары районның 30 еллыгына һәм Казанда үткәреләчәк Универсиадага багышланган. Һәр коллектив үз программасына теге яки бу формада әлеге теманы кертергә тырышкан һәм, тулаем алганда, бу уңышлы килеп чыкты. Ә ничегрәк икәнлеген - компетентлы жюри хәл итәр.
Автор фотолары
Тагы да күбрәк фотосюжетларны сез безнең novoshishminsk.ru сайтында карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев