Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп сөт чоры җитә

Бу көннәрдә районның күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында малларны җәйге лагерьларга күчерәләр, продукция җитештерү дә сизелерлек арта.

- 14 майга МЭТ - 12 көтү, шуның 9-ысы савым сыерлары көтүе, җәйләүләргә чыгарылды, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Богомолов. - Фермерлар Александр Савельев, Николай Скоков, Татьяна Белоглазова, Владимир Зубов, Фәргат Вәлиев, Марат Садыйков, Мария Козлова (Волчья Бистәсе), шулай ук "Татарстан" а/ф-ның Чаллы Башы һәм Акъяр бүлекчәләре беренчеләрдән булып малларын кырга чыгардылар. Кайбер көтүләр ярымараннарда асрала.
Бүгенгесе көндә район 68 тоннадан артык сөт сата, бу 2013 елгы дәрәҗәдән 9,2 тоннага күбрәк. Сөтнең уртача майлылыгы 3,7%, ай саен сөт майлы булганга хуҗалыклар кассасына 700 мең сумга якын акча керә.
- Көтүлекләргә кышкы рацион буенча өстәмә азык: печән,сенаж һәм силос та китерелә, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. - Шулай ук азык һәм су, минераль өстәмәләр китерүне, тәүлек әйләнәсенә көтүне оештырырга, вагоннарда озакка сузмыйча күргәзмә агитацияне яңартырга һәм терлекчеләргә эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк. Җитәкчеләр һәм зооветбелгечләр, шул исәптән без дә, шушыларны тәэмин итәргә һәм контрольдә тотарга тиешбез. Николай Скоковка узган ел тәнкыйтьләү тәэсир иткән, быел ул малларын беренчеләрдән булып җәйләүгә чыгарды. Типовой сөт блогы - 3,5 т сөтне суытырлык танк-суыткыч җайланган вагон сатып алдылар, бу сыер савучыларның һәм лаборантның эш шартларын яхшыртты. Киртә абзарлар тулысынча ремонтланды, тупас азык китерелде. Сыерларны бозаулату һәм нәселле үгезләрне өстәмә ашату өчен аерым абзарлар (загон) җиһазланды. Нәтиҗәдә көнлек савым 650 килограммнан артып китте.
"Козлова М.И." КФХның Волчья Бистәсендәге бүлекчәсенең җәйге лагерында сөтүткәргеч урнаштырдылар, бу сыер савучыларның хезмәтен күпкә җиңеләйтте. Хәзер һәр сыердан савым 16 кг-нан артып китә.
Фермерлар Владимир Зубов, Александр Савельев, Фәргат Вәлиев, Марат Садыйков һәм "Татарстан"а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсендә җәйге лагерьларда уңай үзгәрешләр сизелә.
- Хәзер күп сөт чоры җитә, шуңа да 20 майга чаклы барлык хуҗалыклар да терлекләрен җәйге лагерьларга чыгарып бетерергә тиешләр, ә бушап калган биналарда җыештырып, тирестән чистартып, ремонтка яки реконструкцияләүгә керешергә кирәк, - дип әңгәмәне йомгаклады Леонид Богомолов.
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев