«Крепыш» ишекләрен ачты
Дүшәмбе көнне Яңа Чишмәдә "Крепыш" дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. "Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре өр-яңа торак йортны 25 сабыйга исәпләнгән бакча итеп үзгәртеп кордылар. Евгений СТАРОВ
Ике катлы аерым йортта балалар тәрбияләү, аларның үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. Шушы вакыйга уңаеннан аларны котларга дип район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов килгән иде. Үз чыгышында район башлыгы шушы вакыйга уңаеннан район халкын, бигрәк тә "Мишень"дә яшәүчеләрне котлады. Биредә бассейн да ясалачак, балалар йөзәргә өйрәнәчәкләр. Шулай ук инглиз телен тирәнтен өйрәтү оештырылачак. Район үзәгендә шушы балалар бакчасы ачылу белән балалар бакчаларында урыннар җитешмәү проблемасы да хәл ителгән. Төзелеш эшләрен әйбәт башкарганнары өчен В.М. Козлов төзелеш оешмасы җитәкчесе Хәлим Билдановка рәхмәт белдереп, аңа акчалата премия, яңа бакчага музыкаль үзәк тапшырды. Район башлыгы яңа бакча мөдире Мария Шешолинага символик ачкыч тапшырды. "Ландыш"та тәрбияләнүчеләр яңа бакча ачылуга багышлап бик матур котлау хәзерләгәннәр, аннан аларны яңа бакчаның булачак хуҗалары алыштырды. Әти-әниләр исеменнән Татьяна Плаксина район хакимиятенә рәхмәт белдерде. Яңа бакча хезмәткәрләре белән таныштырдылар, бөтен бүлмәләрне күрсәтеп чыктылар. Һәр бүлмә янына үзенчәлекле табличка (әйтик, доктор "Неболит" кебек) эленгән. Балалар бакчасына яңа җиһазлар сатып алынган, уенчыклар бик күп, димәк, балаларга уен бүлмәләрендә шөгыльләнү кызык булачак. Юыну бүлмәләре өйдәгечә бик җыйнак килеп чыккан, кухнядагы заманча җиһазлар сыйфатлы ризык хәзерләү мөмкинлеге бирә. Кыскасы, сафка баскан яңа бакчада балаларга бик рәхәт булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев