Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үксезләр, әмма үги түгелЛӘР

Биш ятим­нең яз­мы­шы бер сә­гать­тә хәл ите­лә: мәр­хә­мәт­ле авыл ке­ше­лә­ре ба­ла­лар­га ятим­нәр йор­тын­да ада­шыр­га ирек куй­мый­лар, опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бу­ен­ча юри­дик бел­геч­ләр дә яр­дәм итә.

Ри­нат бе­лән Ва­лен­ти­на Хәй­рул­лин­нар кыю ке­ше­ләр: яшь чак­та ук өй­лә­не­шү­гә ро­ман­ти­ка эз­ләп тү­гел, эш­кә дип Кам­чат­ка­га ки­тә­ләр. Чит җир­ләр­дә яшь­ләр бер-бе­ре­нә та­гы да якы­на­я­лар, бер-бер­сен яр­ты сүз­дән аң­лый­лар, шу­лай ки­леп чы­га ки, ике­се­нең дә ка­бат ту­ган як­ла­ры­на - Та­тарс­тан­га кай­та­сы­ла­ры ки­лә. Эш­че кул­лар ки­рәк­кән Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен сай­лый­лар. Яңа Чиш­мә ра­йо­ны тер­ри­то­ри­я­сен­дә ши­на­лар за­во­дын­нан ул чак­та "Шин­ник" яр­дәм­че ху­җа­лы­гы оеш­ты­ры­ла һәм Ри­нат­ка, тех­ни­ка һәм ме­ха­ни­ка бу­ен­ча уни­вер­саль бел­геч бу­ла­рак, ти­еш­ле урын тәкъ­дим итә­ләр. Хәй­рул­лин­нар ки­ңәш­лә­шеп, Ека­те­ри­нов­ка авы­лын­да "Шин­ник" тө­зе­гән яңа кот­тедж­га кү­че­нә­ләр, ан­нан Ва­лен­ти­на­ның ту­ган авы­лы - Че­ре­му­хо­во­га да ерак кал­мый, Ри­нат үзе Чис­тай ке­ше­се. Үз ху­җа­лык­ла­рын бул­ды­ра­лар, дус­ла­ры да ишәя. Үз эш­лә­рен яра­тып баш­ка­ра­лар, за­вод алар­га Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен­нән фа­тир бир­гәч тә, авыл­да ка­ла­лар. Шу­шы ка­рар күр­ше­дә ятим кал­ган биш ба­ла­ның яз­мы­шы­на да ка­гыл­мый кал­мый. Ва­лен­ти­на тәр­би­я­гә ба­ла алу ту­рын­да ире­нә сүз кат­ка­лап ка­ра­са да (ире ри­за­лы­гын бир­сә дә) бу эш гел ки­че­кте­ре­леп ки­лә. Хәй­рул­лин­нар­ның ир­кен өй­лә­рен­дә, биг­рәк тә җәй көн­нә­рен­дә, ба­ла­-ча­га та­вы­шы ты­нып тор­мый: Ва­лен­ти­на бе­лән Ри­нат­ның ту­ган­на­рын­нан ту­ган ба­ла­лар, күр­ше ба­ла­ла­ры үз­лә­рен ир­кен, җи­ңел һәм як­лан­ган итеп то­я­лар. Күр­ше­лә­рен­дә бә­хет­сез­лек ки­леп чы­га: ка­ты авы­ру­дан биш ба­ла­сын кал­ды­рып әни ке­ше дөнья куя. «Ямаш­нефть»­тә шо­фер бу­лып эш­ләү­че әти­лә­ре Ри­нат­ның әй­бәт та­ны­шы һәм хез­мәт­тә­ше бу­ла. Хәй­рул­лин­нар ял­гыз кал­ган ир­гә ба­ла­лар тәр­би­я­лә­шер­гә бу­лы­ша­лар, тик озак тор­мый, әти ке­ше дә үлеп ки­тә. Әти­лә­рен җир­лә­гән ва­кыт­та ба­ла­лар Ри­нат­ка елы­ша­лар, күз­лә­рен­дә "без хә­зер ни­чек яшәр­без", "Ри­нат абый, без­не үзе­гез­гә алы­гыз әле" ди­гән мәгъ­нә ча­гы­ла. Ри­нат Зин­нәт улы уй­лап та тормый: "А­ла­быз", - ди. Ул ха­ты­ны­ның кар­шы кил­мә­се­нә ыша­на. Шу­лай бу­лып чы­га да. Опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бу­ен­ча бел­геч Лю­бовь Су­во­ро­ва яңа әти-әни­гә бар­лык инс­тан­ци­я­ләр­не үтәр­гә яр­дәм итеп, ба­ла­лар­ны опе­ка­га би­рү­не рәс­ми­ләш­те­рә. Ул чак­та ин­де Леша мөс­тә­кыйль егет - аңа 16 яшь бу­ла, мәк­тәп­не уңыш­лы тә­мам­ла­ган, шо­фер­га укы­ган, хә­зер Әс­тер­хан өл­кә­сен­дә зе­нит гас­кәр­лә­рен­дә хез­мәт итә. 4 ай хез­мәт итү дә­ве­рен­дә өе­нә да­и­ми шал­ты­ра­тып то­ра, Ри­нат абый­сы һәм Ва­ля апа­сы­ның сә­ла­мәт­лек­лә­рен бе­ле­шеп то­ра, эне­лә­ре һәм се­ңел­лә­ре­нең эш­лә­ре, уңыш­ла­ры бе­лән кы­зык­сы­на. Анд­рей да бик җитди егет, ул да шо­фер та­нык­лы­гы ал­ган, хә­зер әти­се эш­лә­гән "Я­маш­нефть" оеш­ма­сын­да эш­ли. 11 яшь­лек Ксю­ша 6 яшь­лек Крис­ти­на­ны һәм 4 яшь­лек Ни­ки­та­ны ка­рар­га бу­лыш­кан һәм һәр­ва­кыт: "Ва­ля тү­ти, Сез алар­ны ар­тык ир­кә­ли­сез", - ди­гән. - Шу­лай бул­мый­ни, - ди Ва­лен­ти­на Пет­ров­на, - алар бе­рен­че көн­нән үк без­гә әни һәм әти дип дә­шә баш­ла­ды­лар, шу­шы­лар ха­кы­на үзең ия­ләш­кән тор­мыш­ны баш­ка­сы­на, ягъ­ни ба­ла­лар ту­рын­да кай­гыр­тып, мә­шә­кать­ләр һәм бор­чу­лар ту­лы­ тормышка ал­маш­ты­ру да кыз­га­ныч тү­гел.

Кыз­лар ин­де Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә­ге мәк­тәп­тә укый­лар, алар­га ан­да бик ошый (дус кыз­ла­ры күп, зур мәк­тәп, ях­шы укы­ту­чы­лар), Ксю­ша бик ях­шы укый, Крис­ти­на да 4 һәм 5 бил­ге­лә­ре ге­нә ала, ә Ни­ки­та­га авыл мәк­тә­бен­дә дә ях­шы, уку­да да өл­ге­рә, ях­шы укый.

Әти-әни­лә­ре ба­ла­ла­ры­ның юга­ры үр­ләр яу­лау­ла­рын та­ләп ит­ми­ләр, алар фә­кать алар­ны ни­чек бар шу­лай яр­ата­лар, хөр­мәт итә­ләр.

Ба­ла­лар­га ак­ча кыз­ган­мый­лар, төр­ле бәй­рәм­нәр­дә бер­гә­лә­шеп ра­йон­га ба­ра­лар (1 нче биттәге рә­сем­дә алар ике ел элек үт­кән Са­бан ту­ен­да). Соң­гы ара­лар­да бер­гә төш­кән фо­то­ла­ры та­был­ма­ды, әм­ма баш­ка рә­сем­нә­ре бик күп иде: кеч­ке­нә­ләр өчәү - Бол­гар­да, Крис­ти­на Соль Илец­ки­да төш­кә­не, шу­ны­сын да әй­теп үтик, көз­ге ка­ни­кул­да Ни­ки­та Мәс­кәү­гә җы­е­на.

Хәй­ру­ллин­нар зур яр­дәм­че ху­җа­лык то­та­лар: МЭТ, са­рык­лар, дуң­гыз­лар ас­рый­лар, каз-үр­дәк үс­те­рә­ләр, ху­җа­лар­га йорт­та эш җи­тәр­лек, шу­ңа кү­рә Ва­лен­ти­на ин­де бер ел эш­лә­ми, ә бер ел­дан ул пен­си­я­гә чы­га, ерак юл­лар­га йө­рү­че Ри­нат­ка да пен­си­я­гә чы­гар­га шул хәт­ле ва­кыт кал­ган. Ни өчен ерак юл­га йө­рү­че ди­яр­сез? Зур га­и­лә­дә бар да җит­еш бул­сын өчен та­гы кай­да күб­рәк хез­мәт ха­кы алып бул­сын соң? Алек­сей ар­ми­я­дән кайт­кан ва­кыт­ка ба­ла­лар­га әти-әни­лә­рен­нән кал­ган йорт­ка кос­ме­тик ре­монт ясар­га ки­рәк бу­ла­чак. Ә ан­да туй бу­ла кал­са, баш­ка­сы… Ке­че­рәк­ләр­гә ях­шы бе­лем би­рә­се бар. Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, Ри­нат бе­лән Ва­лен­ти­на, бай­так ел­лар үт­сә дә, алар бер зур га­и­лә бу­лып ка­ла­сы­ла­ры­на өмет­лә­нә­ләр.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X