Кырда кызу вакыт
Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында кышкылыкка азык хәзерләү буенча эш кайнап тора. Бу эш "Татарстан" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсендә яхшы алып барыла, әлеге хакта безгә бүлекчәнең башкаручы директоры Ринат Салаватов хәбәр итте.
-20 июньгә 400 тонна яхшы сыйфатлы печән хәзерләнде һәм складларга өеп куелды, - дип билгеләп үтте ул. - Тиздән сенаж салуга керешәчәкбез.
Бүлекчәдә көн дәвамында 2 пресс-җыйгыч азык хәзерләү белән мәшгуль, аларда Халит Галяуетдинов һәм Ирек Хәмзиннар эшли, Сәгыйть Сөнгатуллин - әйләндергечтә, печән рулоннарын күчерү - төягечтә Хамит Шәрипҗановлар зур тырышлык куеп эшлиләр. Кукуруз чәчүлекләре дә ярыйсы гына күренә, чәчүлек мәйданның яртысыннан артыграгында рәт аралары эшкәртелгән инде.
- Бүген безнең бүлекчәдән терлекләрне ашатуга көн саен күпьеллык үләннәрдән яшел масса төягән 20-25 рейс КамАЗ һәм тракторлар озатыла, - дип сөйли Ринат Салаватов. - Яшел масса агрофирманың барлык 7 бүлекчәсенә дә китә һәм бу эшләр "Макдон" һәм "Полесье" азык җыю комбайннарында эшләүче механизаторлар Ренат Сөләйманов һәм Нәкыйп Дәүләтшиннар аркасында уңышлы бара, автомашиналар туктап тормый һәм терлекләр һәрчак тук.
Нәкъ менә шушы ике механизатор хезмәт ярышы бишкөнлегендә җиңүчеләр дип танылганнар да инде. Үткән чәршәмбе көнне "Татарстан" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсеннән Ренат Сөләймановка һәм Нәкыйп Дәүләтшинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Леонид Богомолов күчмә әләм һәм акчалата премияләр тапшырды, аларга ныклы исәнлек һәм яңа хезмәт уңышлары теләде.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев