Көйле эшлиләр
1 ноябрьдә суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яңа Чишмә бүлегендә эшләүчеләр аны әйбәт күрсәткечләр белән каршылыйлар.
Русьта суд приставлары турындагы язмалар документлар буенча Новгород республикасы заманнарына туры килә, Рәсәй империясендә суд приставларының вазыйфалары һәм функцияләре бетерелеп, полиция карамагына күчерелә. Бу тәҗрибә уңышсыз булып чыга: суд карарлары еллар буена үтәлми - сузыла. 1864 елның ноябрь аенда император Александр II рәсәйдә суд приставлары институтын торгызуга бәйле документларны раслый. Большевиклар, властька килгәч, элеккеге суд системасын юк итү белән беррәттән, суд приставлары структурасын да бетерәләр. Социалистик дәүләттә суд карарларын үтәмәү кичекмәстән җәза бирү чаралары куллануга этәргән, шунлыктан приставлар эшчәнлегенә ихтыяҗ калмаган. Үзгәртеп кору елларында, СССР таркалгач, Рәсәйдә суд приставлары институтын кабат торгызу зарурлыгы туа. Суд приставлары хезмәтенең торгызылуы 1997 елларга туры килә, ул кайбер Федераль законнар кабул ителүгә бәйле. 2009 елдан бирле суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен 1 ноябрьдә билгеләп үтәләр. ТР-да суд приставлары хезмәте оештырылу белән безнең районда да шул хезмәткә бәйле бүлек ачылды.
Быел суд приставлары хезмәте бүлегендә башкаруда 216 миллион 888 мең сумлык 1867 башкару производствосы булган, 9 айга башкару җыемы 614 мең сум күләмендә күчерелгән (еллык план 577 мең сум). Вәкаләтле органнар салган штрафлардан җыелган акча 357 мең сум тәшкил иткән. Салым органнары карарлары белән бюджетка күчерелгән акча 158 мең сум. Бүлек начальнигы вазыйфасын башкаручы Валентина Александрова үз вазыйфаларын бик уңышлы башкара. Аның эше җиңелләрдән түгел, булмаган суд приставы өчен дә үзенә эшләргә туры килә. Башкару производстволарын алып баруда аңа суд приставы ярдәмчесе Татьяна Астраханцева нык ярдәм итә. 5 суд приставы: А.И. Черняк, А.П. Ерашов, И.Х. Адиев, А.Н. Зубов, В.А. Хлопунов суд эшчәнлеге тәртибен тәэмин итәләр. Алар һәрчак уяу торалар һәм суд утырышлары барышында бернинди гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән. Суд приставлары тарафыннан судка бирелгән 1010 заявка буенча хезмәт күрсәтелгән, 102 граждан суд утырышына китерелгән. Коллективта тагын эш башкаручы булып Руфания Рәхмәтуллина һәм шофер булып Н.Б. Поляков эшли.
9 айда әҗәтле кешеләрнең 491 мең сумлык милкенә арест салынган. Алимент түләттерү буенча кузгатылган башкару производстволары саны - 98, шуның 88-се хезмәт хакыннан тотып калуга җибәрелгән, 10 кеше алиментларын (әҗәтләрен) ирекле рәвештә түли.
Барлыгы 77 административ беркетмә төзелгән, шуның 40-сы суд билгеләгән срокта административ штраф түләмәгән өчен, 34е - башкару производстволары турындагы законны бозган өчен. Чаллы Башыннан Ф.В. Шиһапов, Яңа Чишмәдән Г.Г. Мөхәммәтҗанова һәм Волчья Бистәсеннән А.Г. Ильинага карата алимент түләмәгән өчен 3 җинаять эше кузгатылган. Суд приставлары күп кенә хезмәтләр белән берлектә башкару производстволары буенча бурычларны түләттерүгә юнәлтелгән төрле рейдлар үткәрә.
Редакция суд приставлары коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар, иминлек, бәхет тели.
Рәсемдә: суд приставлары коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев