Көйле эшлиләр
"ШешмаДорСтрой плюс" ҖЧҖ-дә теләсә нинди мәсьәләне хәл итә алырлык бердәм коллектив тупланган. Юл төзүчеләр зур күләмле эшләр башкаралар, районда каты түшәмәле юллар арта тора, торак пунктлар территорияләре төзекләндерелә. Евгений СТАРОВ
Быел юл төзүчеләр 8,2 километр озынлыгындагы Яңа Чишмә - Новотроицк юлын төзүне төгәлләгәннәр, 3,2 километр озынлыкта Яңа Иванаевога чаклы юлга асфальтның беренче катын салганнар. Башкаручы директор Александр Милютин белән сөйләшү барышында без быелгысы елда район үзәген төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башкарылуын белдек. Тулаем озынлыгы 2,5 километр тәшкил иткән 7 урамга, ККК полигоны территориясенә таба керү юлына асфальт түшәлгән, башлангыч мәктәпкә таба асфальт түшәлгән тротуар ясалган. Сезон башланганнан бирле асфальт заводы 15 мең тоннадан артык асфальт ясап чыгарган. Александр Дорофеев җитәкчелегендәге АБЗ коллективы: Сергей Суслов, Николай Кислов, Владимир Добрынин, Михаил Сушков һәм Олег Любимовлар (рәсемдә сулдан уңга) бик әйбәт эшлиләр.
Оешма балансында 220 километр автомобиль юллары тора. Быелгысы елда юлларны тотуга 32 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән, 12,5 мең квадрат метр мәйданда юлдагы чокырлар ремонтланган, бу эш әле дә дәвам итә.
Тракторчы Нәҗип Сәхәбетдинов, шоферлар Александр Банцырев, Сергей Пегашов һәм Ринат Нургатин үзләрен югары класслы белгечләр итеп танытканнар. Василий Банцырев җитәкчелегендәге бригада да асфальт түшәү эшендә нәтиҗәле хезмәт куя.
Хәзергесе вакытта коллектив автомобиль юлларын кышка әзерләүгә җыена, 1800 тонна комлы-тозлы катнашма, 300 тонна тоз хәзерләнгән. Юлларны чистартырга 24 берәмлек техника чыга ала. Соңгы елларда юл төзүчеләр кышкы юлларны яхшы хәлдә тоталар.
Без барлык юл төзүчеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев