Көйле эшлиләр
"Козлов В.В." фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә оешкан төстә керештеләр. Монда күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнгән, солы, арпа һәм берьеллык үләннәр чәчә башлаганнар. Евгений СТАРОВ Быел Владимир Козловның фермер хуҗалыгында бөртекле һәм азык культуралары 6 мең гектар мәйданны билиячәк, шуның 1800 гектарында көзге...
"Козлов В.В." фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә оешкан төстә керештеләр. Монда күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнгән, солы, арпа һәм берьеллык үләннәр чәчә башлаганнар.
Евгений СТАРОВ
Быел Владимир Козловның фермер хуҗалыгында бөртекле һәм азык культуралары 6 мең гектар мәйданны билиячәк, шуның 1800 гектарында көзге культуралар һәм 600 гектарда күпьеллык үләннәр булачак. Язын 850 гектарда сабан бодае ("Эстер" һәм "Мисс" сортлары), арпа - 630 ("Раушан" сорты), берьеллык үләннәр - 640, солы - 510, кукуруз - 150, карабодай - 120 һәм вика 60 гектар мәйданда чәчеләчәк. 25 апрельгә хуҗалыкта уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләрен тулысынча төгәлләгәннәр, барлык 3600 гектар туңга сөрелгән җирләрдә дым каплатканнар. Хуҗалыкта хәзер солы, арпа һәм берьеллык үлән чәчәләр. Эшне 6 чәчү агрегаты башкара, инде 400 гектарда арпа, 300 га солы һәм 100 гектарга якын берьеллык үләннәр чәчкәннәр дә. Чәчү эшләре барлык технологияләрне үтәп алып барыла, чәчү нормасын хуҗалыкта агроном Рәфис Зиниятуллин күзәтә. Аның белән бергә без хуҗалык кырларында булдык, монда тракторчылар Иван Катенков һәм Александр Храмов ферма янындагы кырда берьеллык үләннәрне чәчүгә әзерләнә иделәр. Бүгенгесе көнгә ДТ-75 тракторларында эшләүче алдынгы тракторчылар Михаил Барсуков һәм Владимир Шерстобитовлар хисабында 240 шар гектарда эшкәртелгән җирләр бар. Өстәвенә Михаил Барсуков 115 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырган, ә Владимир - 116 гектар солы чәчкән, икесе дә намуслы эшләүләрен дәвам итәләр. Язгы кыр эшләрендә механизаторлар Евгений Изотов, Анатолий Петровичев, Андрей Зубатов, Юрий Батенев, Сергей Бахитов, Иван Катенков, Александр Храмов, Михаил Шестаков, Сергей Заворохиннар үзләреннән зур өлеш кертәләр. КамАЗ шоферлары Валерий Серов һәм Сергей Добрыниннар орлык һәм ашлама ташу белән мәшгульләр, эретеп ябыштыручы Сергей Киселев техникаларны басуда ук төзәтергә һәрчак әзер.
Барлык механизаторлар иртәнге 7дән караңгы төшкәнче эшлиләр. Эшчеләрне басуда ук ике тапкыр ашату оештырылган. Пешекче Наталья Карина аларга бик тәмле ашлар пешерә.
Орлыклар җилләтелә һәм агулана. Хуҗалыкка җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кайтартылган, бер гектарга 60 шар килограмм исәбеннән тәэсир итүче матдә кертергә ниятлиләр.
Язгы кыр эшләре оешкан төстә һәм яхшы темпларда алып барылуын күргәч, "Козлов В.В." КФХ механизаторлары алда торган барлык эшләрне уңышлы башкарырлар диясе килә. Складта кирәкле узеллар һәм агрегатлар запасы бар. ЯММ запасы да җитәрлек кайтарылган.
Рәсемдә: С. Добрынин, И. Катенков, С. Бахитов, А. Храмов, чәчүчеләр: Д. Аверьянов һәм Р. Кәримуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев