Көзге игеннәрдән әйбәт уңыш
"Козлова М.И." КФХ-да көзге культуралардан әйбәт уңыш үстергәннәр, аны тиз арада югалтуларсыз җыеп та алалар. Арыш чәчелгән басулардан биредә гектарыннан 37шәр центнер уңыш алалар.
Фермер хуҗалыгының Буревестник бүлекчәсе управляющие Евгений Козлов белән бергәләп без арыш басуында булдык, анда алдынгы комбайнчылар Михаил Барсуков, Владимир Шерстобитов һәм Вячеслав Писцов тимер атларын бик оста иярләгәннәр. 22 июньгә алар 1800 һәм 1650 шәр центнер бөртек суктырганнар. Шушы көнгә хуҗалыкта 1817 тонна суктырылган икмәк исәпләнә иде. Көзге игеннәрне суктыруга 15 июльдә керешкәннәр. Дүшәмбе иртәсенә хуҗалыкта 667 гектар арыш басуының 491 гектарында уңыш урып җыелган иде, бу 74 процент дигән сүз. Урдыруда өч комбайн: МакДон, Нива һәм КПС эшли, бөртеклеләрне суктыру белән 10 комбайн: өч ДОН, бер Енисей һәм Нивалар мәшгуль. Көзге бодай да шәп күренә, хуҗалыкта аны да урып, суктыруга керешкәннәр. Бодайның Безенчук-380 сорты уңган. Ул гектарыннан 35 центнер чыга.
Хуҗалыкта быелгысы кебек коры елда уңышның төп нигезе көзге культураларны чиста пар җирләренә генә, әйбәт орлыклар белән, тиешенчә ашлама кертеп, сыйфатлы итеп чәчүдә дип саныйлар. Дүрт КамАЗ автомашинасы комбайннардан бөртек ташый. Шоферлар Николай Попков белән Сергей Храмов башкалардан күбрәк (500 һәм 480 тонна) ташыганнар. Уңышы җыеп алынган басуларда саламны җыештырып алалар, көзге культуралар чәчү өчен җирне дә әзерлиләр. Тракторчы Юрий Батенев К-700 тракторында туфрак эшкәртә, Иван Катенков МакДонда ашлык урдыра, Николай Батенев - печән төяүдә, Андрей Зубатов Т-150 тракторында салам сөйрәтү белән мәшгуль. Яшел конвейер өчен рапс чәчәләр, механизатор Сергей Мохитов МТЗ-82 тракторында шушы эшне башкара. Комбайнчыларга төшке ашны басуга шофер Андрей Зубатов илтә. Механик Николай Минаев җитәкчелегендә техник хезмәт ватылган техниканы кырда ук төзәтә. Машинист Виктор Черняк ындыр табагындагы барлык механизмнарны һәм сортларга аеру машиналарын төзек хәлдә тота.
Урып-җыю чорында барлык звенолар да көйле эшлиләр һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев