Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлеге гаиләләр - яшьләргә үрнәк

8 июльдә Акбүредә берничә дистә ел бергә яшәүче гаиләләргә, шулай ук райондагы үрнәк гаиләләргә хөрмәт йөзеннән "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып үтте.

Хәер, әлеге бәйрәм православие динендәге ирле-хатынлы Петр белән Феврония Муромскийлар хөрмәтенә моннан 6 ел элек барлыкка килгән булса да, ул күптәннән үз чикләреннән узган, чөнки нык гаиләнең әхлак нигезләре кешенең милләтенә яки диненә бәйле түгел. Православие динендәгеләрнең татар авылында узган һәм районның иң яхшы гаиләләрен бергә җыйган бу бәйрәм моның шулай икәнлеген исбатлады. Башта бәйрәмгә килгән барлык кунакларны яңа төзелгән клубның фойесында милли ризыклар, конфетлардан авыз иттереп, чәй белән сыйладылар.
Чарага Волчья Бистәсе, Зирекле, Красный Октябрь, Чертуш, Екатерина Бистәсе, Чаллы Башы, Акъяр авылларыннан озак еллар иңгә-иң куеп яшәгән гаиләләр чакырылган иде. Тамашачылар залының почетлы беренче рәтләрендә быел бергә яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үткән яки үтәчәк Михаил Александрович һәм Валентина Сергеевна Улитиннар, Мотыйгулла Минач улы һәм Бисал Нофулла кызы Вәлиуллиннар, Анатолий Васильевич һәм Зоя Александровна Пьянзиннар, Миңнулла Әгълиулла улы һәм Наилә Әнвәр кызы Хәсәновлар урын алган иде. Бәйрәмчә бизәлгән залда аларның балалары, оныклары, туганнары җыелган. Алып баручылар Альбина Саматова һәм Ирина Слимова тамашачыларга ике телдә һәр гаиләнең тормыш юлы турында сөйләделәр. Һәркайсының гаилә тарихы үзенчә вакыйгаларга бай һәм кызыклы. Аның нигезе үзара яратуга, тугрылыкка һәм хөрмәт итүгә корылган. Аларның барысы да озак еллар хезмәт иткәннәр, тирә-юньдәгеләргә кайгыртучанлык күрсәткәннәр һәм, әлбәттә инде, балаларын, оныкларын тәрбияләүгә бөтен күңелләрен биргәннәр.
Сәхнәгә кунаклар өчен котлау сүзләре һәм ипи-тоз белән Петр һәм Феврония (мәдәният бүлеге артистлары) чыкты, БСМнә йөрүче кызлар залда утыручыларның барысына да ромашка чәчәкләре өләштеләр. Сәхнә каршындагы өстәлгә дә әлеге бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре куелган иде.
"Хезмәт династиясе" номинациясендәге гаиләләр арасыннан бәйрәмдә нәселдән килгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Халит һәм Лилия Галяуетдиновлар (Чаллы Башы), Валентин һәм Таисия Карповлар (Екатерина Бистәсе), Наил һәм Лидия Лотфуллиннар (Зирекле), Наил һәм Тәскирә Гатауллиннар (Акъяр) гаиләләре бар иде. Аларның һәркайсы үзенә күрә хөрмәткә лаек кеше, ә гаилә тандемында - икеләтә. "Гаилә һәм бизнес" номинациясендә Әдәмсәдән Фәргат һәм Мәйсәрә Гыйбадуллиннарны хөрмәтләделәр. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Валентина Семеняк һәм Луиза Исхаковалар барлык гаиләләргә үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов гаиләләргә котлау һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Һәммәсенә исәнлек-саулык, озын гомер, мәхәббәт һәм гаилә бәхете, балаларына һәм районыбызның барлык яшьләренә үрнәк булып калуларын теләде.
Һәм менә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру мизгеле җитте. Бу бүләк 25 елдан да ким булмаган еллар бергә яшәгән, нык гаилә булып танылган һәм лаеклы балалар тәрбияләгән ир белән хатынга бирелә. Вячеслав Козлов бу бүләкне Акбүредә яшәүче Харис Вагыйз улы һәм Миннегөл Нурулла кызы Залаковларга тапшырды. Аларның кечкенә оныклары Гөлгенә һәм Зәлинә әби-бабаларына сәхнәгә менеп котлау сүзләре җиткерделәр, алар җыр һәм шигырь әзерләгәннәр. Чара ахырында барлык гаиләләр бергәләшеп, ә Залаковлар гаиләсе балалары һәм оныклары белән дә истәлеккә фотога төштеләр.
Район башкарма комитеты чараның - химаячесе, ә Яңа Чишмә ЗАГС һәм мәдәният бүлекләре (авыл МЙ артистлары, Балалар сәнгать мәктәбе) аны оештыручылар булган, бәйрәм яхшы, оешкан төстә, матур узсын өчен барысы да тырышкан. ҮКС директоры Надежда Зыкова гаиләләр турында менә дигән сценарий әзерләгән. Концертта татар һәм урыс телендәге җырлар яңгырады, татар һәм урыс халык биюләре башкарылды. Бар җирдә бердәмлек, дуслык, үзара ышаныч атмосферасы хөкем сөрде, моны, һичшиксез, тантана сәбәпчеләре - гаилә әгъзалары үзләре тудырды, әлбәттә. Бәйрәм чарасын "Татарстан яңалыклары" программасы өчен Залаковлар чакыруы буенча "Яңа гасыр" ГТРК телевидениесе дә төшерде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев