Ленинода авыл көне
8 ноябрь көнне Ленино авылы халкы Авыл көнен һәм престол бәйрәме - великомученик Дмитрий Солунскийны искә алу көнен билгеләп үтте. Архангел Бистәсеннән, Әдәмсә, Горшково авылларыннан, Чистай шәһәре һәм Әлмәт районы мәхәлләләреннән дин әһелләре кунак булып килгән иде. Тамашачылар - авыл халкы һәм район мәдәният хезмәткәрләре өчен "Авыл яши, әгәр җырласа"...
8 ноябрь көнне Ленино авылы халкы Авыл көнен һәм престол бәйрәме - великомученик Дмитрий Солунскийны искә алу көнен билгеләп үтте. Архангел Бистәсеннән, Әдәмсә, Горшково авылларыннан, Чистай шәһәре һәм Әлмәт районы мәхәлләләреннән дин әһелләре кунак булып килгән иде. Тамашачылар - авыл халкы һәм район мәдәният хезмәткәрләре өчен "Авыл яши, әгәр җырласа" дип аталган бәйрәм концерты капиталь ремонттан соң МЙ-да беренче зур мәдәни чара булды.
Авыл көне җирле гыйбадәт кылу йортында изге Дмитрий хөрмәтенә дога кылудан башланды. Русиядә Дмитрий Солунскийны олылау Крещениедән соң ук башлана, аны искә алу хәрби батырлык, патриотизм һәм Ватанны саклау кебек сүзләр белән үрелеп барды.
Литургия һәм гыйбадәт кылуны Чистайдан килгән протоиерей Сергий атакай һәм Андрей атакай, Яңа Чишмәдәге Троицк чиркәвеннән Петр атакай, Архангел Бистәсе Вознесения чиркәвеннән Георгий атакайлар җирле поп Алексий атакай белән бергәләп башкардылар.
Ленинолылар якшәмбе һәм бәйрәм көннәре иртәсендә икенче ел гыйбадәт кылу йортына җыелалар, бергәләп Ходайга ялварып әрвахлар рухына һәм исәнлек теләп дога кылалар. Тиздән Ленино авылында яңа чиркәү калкып чыгачак. Алексий атакай тырышлыгы белән аны төзү урыны билгеләнгән, төзелеш алып бару документлары әзерләнгән һәм ризалык алынган, химаячеләр дә бар. Бу чиркәү авыл тарихына беренче буларак кереп калачак, элек бик күп еллар мәхәллә кешеләре гыйбадәт кылырга узган гасырның 30 нчы елларында җимерелгән Горшково чиркәвенә йөргәннәр. Гыйбадәт кылу йорты башлыгы да, авыл халкы да Ходай Тәгалә ярдәме белән башланган эш - бетәр, дигән өметтә калалар.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова ленинолыларны Авыл көне һәм дини бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы Вячеслав Козловның да котлавын ирештерде һәм бүләк итеп гыйбадәт йортына сертификат тапшырды. Мәхәллә исеменнән Алексий атакай аңа үз бүләген тапшырды. Аннан авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников православие динендәгеләрне бәйрәм табынына чакырды. "Авыл яши, әгәр җырласа" дип аталган программада концерт чыгышлары авылдашлары - игенчеләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка тармакларда эшләүчеләрнең хезмәт казанышларына дан җырлауга кайтып калды. Яңартылган сәхнәдә төрле яшьтәгеләр үз талантларын күрсәтә алдылар: биредә Леонтьевлар, Сапаревлар гаиләсе, "Сурэкэ" халык ансамбле һ.б. чыгыш ясады. Тамашачылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Подрядчы Шәүкәт Сабиров адресына җылы сүзләр күп әйтелде, бу шәп клуб аның ярдәме белән торгызылган. "Гармун уйнаса, авыл яши" - Зинаида Кондеева җырының соңгы сүзләре талантларга бай, мәдәни тормыш кайнап торган авыл өчен клубның нинди роль уйнавын аңлата.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев