Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Районның барлык торак пунктларында өлкән кешеләр ункөнлеге тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Һәр җирдә дә ветераннар белән очрашулар, чәй табыннары, концертлар оештырылды, хуҗалыклар һәм шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Безнең районда 70 яшьтән узган 1624 кеше яши (ә пенсионерлар барлыгы 4000 нән артык). Аларның барысына да социаль ярдәм күрсәтелә - ЕДВ белән бергә (ай саен бирелә торган акчалата түләү) ярыйсы гына пенсия алалар, ел дәвамында 100 гә якын инвалид һәм пенсионер санаторийларда һәм тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Районның иң өлкән кешесе Зирекледән Хәйбуллина Бибиҗамал - 4 июльдә аңа 104 (!) яшь тулган (хәзер ул Әлмәттә кызы белән яши). 2015 елның 8 гыйнварында Ленинодан Татьяна Зайцевага 98 яшь тулачак, Чертушта 96 яшьлек Газзә әби Гыйльманова яши. 90 яшьне узган дистәләгән ветераннарыбыз сау-сәламәт яшиләр әле, Ходай Тәгалә аларга саулык-сәламәтлек һәм озын гомер насыйп итсен!
Быел Өлкәннәр көнен үткәрүгә Шахмай авыл җирлегендә аеруча җаваплы һәм чын күңелдән караганнар, "Яңа Чишмә" җәмгыяте җитәкчелеге барлык пенсионерларга азык-төлекләр тутырылган пакетлар әзерләп тапшырган (барлыгы 1000 гә якын пакет), ә 70 һәм аннан да өлкән яшьтәге кешеләргә (алар 208 кеше) әле тагын авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан да пакетлар тапшырылган.
8-9 октябрьдә җирлектәге барлык өч авылда да җирле артистларны чакырып тантаналы шартларда төшке аш мәҗлесе үткәрелгән. Шахмайда җыелган өлкән яшьтәге кешеләрне район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җылы котлады һәм аларга ныклы исәнлек, озын гомер теләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы һәм курайчы Радик Халиков үзенең авылдашлары каршында чыгыш ясады.
Чаллы Башы авылы ашханәсенә авылның 50 гә якын өлкән кешесе җыелган иде. Аларга авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов, бүлекчә идарәчесе Илгизәр Сабитов һәм "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы баш редакторы Азат Мусин кайнар котлау сүзләре ирештерделәр, исәнлек-саулык һәм иминлек теләделәр. Җирле МЙ хезмәткәрләре шәп концерт номерлары күрсәттеләр.
Барлык ветераннар да шундый чара оештырганнары, кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев