Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Маллар да, кош-корт та дәваланачак

11 июльдә Ленино авылында республика программасы буенча төзелгән модульле участок ветеринария пункты ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов, төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР МК ГУВ начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, шушы бинаны төзүче оешма җитәкчесе Шәүкәт Сабиров һәм, әлбәттә инде, шушы объектка сөенгән авыл халкы...

Бу ветеринария пункты 8 торак пункттан торган 6 авыл җирлегенә хезмәт күрсәтәчәк. Тубылгы Тау, Ленино, Әдәмсә, Архангел Бистәсе, Зирекле, Акъяр, Горшково , Өргәнчә халкы (шәхси секторда 1500 баштан артык МЭТ исәпләнә) һәм 2000 баш терлеге булган терлекчелек комплексы аның хезмәтеннән файдаланачак.
- Объектның төп бурычы - бу терлекләр арасында авырулар булдырмау (профилактика), - диде 35 ел эш тәҗрибәсе булган ветеринария табибы Сәет Әбделвәлиев. - Шушы пункт ачылу белән без терлекләрне дәвалауның сыйфатын яхшыртырга һәм йогышлы авыруларга юл куймаска тырышачакбыз. Хәзер без этләрне, мәчеләрне, попугайларны һәм йорттагы башка җан ияләрен дәвалаячакбыз. Моның өчен яңа бинада җиһазланган махсус бүлмә бар, дарулар саклау, ясалма орлыкландыруны оештыру кабинетлары да бар. Яшь белгеч Дмитрий Макаров бездә орлыкландыручы булып эшли.
Ветеринарлар һәрвакыт халык белән элемтәдә булачаклар, биредә абонент номеры (34-4-84) белән стационар телефон куелган, иртәнге сәгать 8 дән кичке 5 кә чаклы шалтыратырга мөмкин.
- Безнең ярдәм башка вакытта (көндезме, төнләме) кирәксә дә, ярдәмгә киләчәкбез, аның өчен кәрәзле телефоннан шалтырату да җитә, аның номерын тирә-юньдәгеләр бар да белә, - диделәр ветеринария табиблары.
Ветеринарлар түләүле хезмәт күрсәтәләр, шуңа да пунктны тоту авыл җирлекләре җилкәсенә төшәчәк. Коммуналь түләүләр һәм салымнар буенча түләүгә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
- Мондый мобиль ветеринария пункты районда бердәнбер булмаячак, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин. - Якын киләчәктә без Шахмай авылында шундый ук объект төзеләсенә өметләнәбез.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев