Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәдәният йорты ачылды

Пән­җе­шәм­бе көн­не ра­йон­да эре то­рак пункт­лар­ның бер­се бул­ган Ак­бү­ре авы­лын­да "А­выл клу­бы" рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ кө­че бе­лән тор­гы­зыл­ган яңа Мә­дә­ни­ят йор­тын ачу тан­та­на­сы бу­лып уз­ды. Азат МУ­СИН - Ак­бү­ре­ле­ләр өчен бу шат­лык­лы ва­кый­га, Мә­дә­ни­ят йор­ты авыл­ны ямь­ләп то­ра, хә­зер без буш ва­кыт­та би­ре­гә ки­леп ял итә, кон­церт­лар, төр­ле...

Пән­җе­шәм­бе көн­не ра­йон­да эре то­рак пункт­лар­ның бер­се бул­ган Ак­бү­ре авы­лын­да "А­выл клу­бы" рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ кө­че бе­лән тор­гы­зыл­ган яңа Мә­дә­ни­ят йор­тын ачу тан­та­на­сы бу­лып уз­ды.

Азат МУ­СИН

- Ак­бү­ре­ле­ләр өчен бу шат­лык­лы ва­кый­га, Мә­дә­ни­ят йор­ты авыл­ны ямь­ләп то­ра, хә­зер без буш ва­кыт­та би­ре­гә ки­леп ял итә, кон­церт­лар, төр­ле ча­ра­лар оеш­ты­ра ала­чак­быз, - ди­де ачу тан­та­на­сын алып ба­ру­чы Рә­шит Рә­хи­мов (ул үзе дә озак ел­лар АМЙ ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­де), ул шун­дый мә­һа­бәт, ма­тур би­на тө­зет­кән өчен рес­пуб­ли­ка һәм ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә рәх­мәт җит­кер­де.

Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов "А­выл клу­бы" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча бе­рен­че бу­лып яңа мә­дә­ни­ят уча­гын нәкъ ме­нә Ак­бү­ре­дә тө­зү ка­рал­ды, дип бил­ге­ләп үт­те, ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә, авыл өчен үтә дә мө­һим объ­ект­ны тиз ара­да тө­зеп фай­да­ла­ну­га тап­шыр­ган тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт­ләр әйт­те, үз чи­ра­тын­да Мә­дә­ни­ят йор­ты би­на­сын әй­бәт хәл­дә то­тар­га, сак­чыл ка­рар­га вәгъ­дә ит­те.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов тө­зү­че­ләр­гә объ­ект­ны кыс­ка срок­та тап­шыр­ган­на­ры өчен рәх­мәт бел­дер­де, ак­бү­ре­ле­ләр үз­лә­ре дә АМЙ ти­рә­сен тө­зек­лән­де­рү һәм яшел­лән­де­рү­дә яр­дәм күр­сәт­те­ләр, ин­де Ак­бү­ре­дән кит­сә­ләр дә, ту­ган авыл­ла­ры­на мә­чет, буа, юл­лар һ.б. тө­зү­дә яр­дәм итеп то­ра­лар, алар­га да зур рәх­мәт, дип бел­дер­де. Ул шу­лай ук "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ мас­тер­ла­ры Фә­нис Әх­мәт­шин­га, Мио Ма­ну­кян­га ис­тә­лек­ле бү­ләк, Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов­ка уен­нар оеш­ты­ру өчен ки­рәк­ле то­вар­лар са­тып алу­га (ак­ча­ла­та) сер­ти­фи­кат тап­шыр­ды, мә­дә­ни­ят уча­гы бер­кай­чан да буш тор­ма­сын, би­ре­дә төр­ле мә­дә­ни ча­ра­лар узып тор­сын, дип те­лә­де.

-Без Мә­дә­ни­ят йор­тын тө­зү­дә һәр­да­им ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нең һәм җир­ле ха­лык­ның яр­дә­мен той­дык, - ди­де үз чы­гы­шын­да "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Хә­лим Бил­да­нов. АМЙ озак ел­лар хез­мәт ит­сен, аңа сак­чыл мө­нә­сә­бәт­тә бу­лы­гыз, ди­гән те­ләк­ләр бе­лән ул Мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры Го­мәр На­сый­ров­ка сим­во­лик ач­кыч тап­шыр­ды. Ан­нан җы­ел­ган ку­нак­лар хөр­мә­те­нә ра­йон­ның үзеш­чән сән­гать­тә кат­на­шу­чы­лар, Чал­лы Ба­шы авы­лын­нан фольк­лор ан­самб­ле чы­гыш­лары тәкъ­дим ител­де.

Рә­сем­дә: Хә­лим Бил­да­нов (сул­да) Го­мәр На­сый­ров­ка сим­во­лик ач­кыч тап­шы­ра.

Га­зе­та­быз­ның novos-hishminsk.ru cай­тын­да бу ва­кый­га­га бәй­ле рә­сем­нәр­не күб­рәк ка­рый һәм үз фи­кер­лә­ре­гез­не җит­ке­рә ала­сыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X