Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мемориаль такта ачылды

17 май көнне Шахмай авылында драматург Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе Мостафа Фәйзи яшәгән йортта, хәзерге җирле үзидарә бинасында мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бәйрәмне Шахмай мәдәният йорты директоры Резидә Абдуллина алып барды. Тантананы ачып җибәрү өчен беренче сүз җирле үзидарә советы секретаре Гөлназ Нуруллинага бирелде. Ветераннар советы рәисе Әсхать Шәрипов, мәчетебез...

17 май көнне Шахмай авылында драматург Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе Мостафа Фәйзи яшәгән йортта, хәзерге җирле үзидарә бинасында мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бәйрәмне Шахмай мәдәният йорты директоры Резидә Абдуллина алып барды. Тантананы ачып җибәрү өчен беренче сүз җирле үзидарә советы секретаре Гөлназ Нуруллинага бирелде. Ветераннар советы рәисе Әсхать Шәрипов, мәчетебез имам -хатыйбы Ринат Салаватов мемориаль тактаны ачкач, имам - хатыйб шушы авылда яшәп киткән Фәйзуллиннар гаиләсе рухына догалар укыды. Әсхать Шәрипов бу бинаның халыкка йөз ел хезмәт итүе, бу бинада Мирхәйдәр Фәйзи музее булдырырга кирәклеге турында әйтеп үтте. Шахмай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Галләмова кыскача драматург Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте. Акъяр авылында яшәп иҗат итүче Миләүшә Халикова үзе иҗат иткән "Рәхмәт сиңа, Фәйзи йорты!" дигән шигырен укыды. Килгән артистларыбыз: Илназ Шәйхетдинов Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектакленнән "Галиябану" җырын, Рамилә Халикова Мирхәйдәр Фәйзи сүзләренә язылган "Яз шатлыгы", Хамис Мөхәммәдиев "Асылъяр" спектакленнән "Асылъяр" җырын башкардылар. Шушы тарихи минутларда авыл халкы, чакырылган кунаклар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Ләйсән ЗАҺРЕТДИНОВА,
Шахмай авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев