Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минем урыным биредә“

Яңачишмәлеләрнең күбесе әле хәтерлидер дә, "Җиңү салюты" фестивалендә бер кыз һәм коляскага утырган егетнең биюе күңелләрне тетрәндерде. Номерны Яңа Чишмә Картлар йорты хезмәткәрләре хәзерләгән иде, тик солдат ролен биредә яшәүче Ринат Миңнуллин башкарды. Ринатның чынлап та аяклары юк - ампутацияләнгән, тик ул коляскада түгел, протезда йөри. Әлбәттә, аңа озак йөрү...

Яңачишмәлеләрнең күбесе әле хәтерлидер дә, "Җиңү салюты" фестивалендә бер кыз һәм коляскага утырган егетнең биюе күңелләрне тетрәндерде. Номерны Яңа Чишмә Картлар йорты хезмәткәрләре хәзерләгән иде, тик солдат ролен биредә яшәүче Ринат Миңнуллин башкарды.
Ринатның чынлап та аяклары юк - ампутацияләнгән, тик ул коляскада түгел, протезда йөри. Әлбәттә, аңа озак йөрү кыен. Шулай да ул Картлар йортында уздырылучы чараларда катнашудан баш тартмый, бәйрәмнәрдә күңел ачучылар, биючеләрдән читтә утырып тормый. Укырга ярата, табигый материаллардан әйберләр ясауда актив катнаша. Театрларны ярата: РМЙ-да булган бөтен спектакльләргә йөри, концертларны да калдырмаска тырыша. Солдат ролен башкаруга аның театр белән мавыгуы да булышлык итә. Авыру булсалар да, күршесе Геннадий белән үзләре яшәгән бүлмәне бик чиста тоталар. Стенада фестивальдә катнашкан өчен бирелгән диплом янәшәсендә Интернат-йорт биргәне дә бар - бу бүлмәләрен чиста, пөхтә тоткан өчен. Үзе дә чиста, пөхтә йөри, сәламәтлеген дә кайгырта. Ринатның дөрес тәрбия алган әйбәт кеше булуы күренеп тора. Интернат- йортта аның хакында: "Ачу саклый белми, юл куя белә, карусыз, тыңлаучан кеше", - диләр.
-Бик тыныч, адекват, андыйлар хәзер аз, - диләр аның хакында интернат хезмәткәрләре.
Ринат Кама Тамагы районының Балташ авылында, авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып үскән, эшләп үскән авыл малае. Мәктәп тәмамлагач СПТУ-да тракторчыга, армиягә китәр алдыннан шоферлыкка укыган - колхозда эшләгән. Дөрес, армия хезмәтен тутыргач, ул ил буйлап (Ташкенттан алып Ерак Төньякка чаклы) тормышта үз урынын эзли. 1993 елны сугыш инвалиды булган әтисе вафат булгач, карт әнисенә иптәшкә туган йортына кайта, бу вакытка ир һәм кыз туганнары үз тормышларын булдырып, төрле якка таралган булалар. Кабат тракторга утыра, йорт тутырып мал асрый. 2000 елны әнисе дә дөнья куя, Ринат сигез ел бер үзе шушы зур йортны алып бара. Авыл ялкауларны яратмый, һөнәри осталыгы (28 ел стажы) һәм хезмәт сөйгәне өчен колхозда да хөрмәт итәләр үзен.
Бервакыт Яңа ел алдыннан хезмәт хакы вакытында бирелмәү сәбәпле ул бригадир белән бик каты бәхәскә керә. Өенә кайтып, аракы эчеп, ягылмаган өендә каты йокыга тала, урамда 30 градус суык була. Күпме йоклаганын үзе дә белми. Ул аяклары түзеп тора алмаслык авыртудан уянып китә. Бер атнадан артык эшкә йөри, шул вакыт эчендә аяклары сызлап та ала, авыртуы басылган чагы да була. Инде бер дә чыдарлыгы калмагач, ул хастаханәгә мөрәҗәгать итә, ә анда аны тиз арада операциягә әзерлиләр - ике аягын да тездән аста кисәләр...
Бәхеткә, төп нигез дә ташланмаган. Ир һәм кыз туганнары анда ремонт ясаган, хәзер аны бар гаилә өчен дә дача итеп тоталар. Туганнары хәл белергә кайткач, анда Ринатны да машинада алып баралар.
Ул Яр Чаллыда ир туганында, Казанда кыз туганында бик еш кунак була (җәен айлап). Аны бертуганнарының ул-кызлары да бик ярата. Ул башкалага яңа протезлар алырга барырга җыена, анда кыз туганнарында яшәячәк. Алар ул торачак бүлмәгә телевизор алып куйганнар, аның өчен татар телендә догалар күчереп язганнар: кайсын төнгә каршы, кайсын иртән укырга кирәклеген аңлатканнар.
-Алар янына күчеп китәргә теләмисезме?
-Алар күптән миңа үз яннарында торырга кушалар. Тик һәрберсенең үз гаиләсе, үз проблемалары бит, мин аларны борчырга теләмим. 8 ел яшәү дәверендә мин монда күнектем инде, үз туган районым кебек, - ди ул. -Моннан китәргә теләмим. Минем урыным биредә.
Ринат бер нәрсәгә - элеккечә эшли алмавына кайгыра. Үз һөнәре буенча эшли алмавына эче пошуы тавышыннан ук сизелә.
-Әгәр үзегезне бер генә минутка сәламәт итеп хис итсәгез, сез ничек яши башлар идегез?
-Эшкә чыгар идем, - ди ул ышанычлы итеп.-Механизатор булып булмаса да, слесарь булып эшләр идем. Мин бит җәйләрен кырда эшләдем, ә кышын гаражда слесарь идем, көчем бар, миңа бит әле 56 яшь кенә.
Ринат - позитив кеше, язмыштан узмыш юк, ди. Буласы булган инде. Авыруына карамастан, күңелен төшерми, җәмгыятьтән читләшми, яшәргә тырыша, ул яши.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X